5 декабрь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда короновирус инфекциясеннән тагын өч кеше вафат булган
Пандемия башланганнан бирле 5 декабрьгә COVID-19дан вафат булучылар саны 147 кешегә җиткән.
-
Алабугада авария нәтиҗәләрен юк итү эшләре якынча кичке сәгать 20.00гә төгәлләнәчәк, дип фаразлыйлар
Барлыгы 50 мең кеше яшәгән күпфатирлы 220 йортка җылы бирү тукталып калды.
-
Алабуга районында 2020 елның сигез аенда ВИЧ-йогышының 6 очрагы ачыкланган
Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 очракка кимрәк.
-
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан волонтерларын бүләкләде
Бүгенге көндә республикада 1,2 меңгә якын ирекле берләшмә эшли.
-
Алабугада инвалидларны социаль яклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Шулай итеп, сукырлар җәмгыяте вәкилләреннән җәмәгать транспорты номерлары зур шрифт белән язылсын иде дигән теләк яңгырады.
-
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда «Зөя финифте» күргәзмәсе ачылды
Күргәзмә киләсе елның 11 гыйнварына кадәр эшләячәк.
-
Алабугада үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешегә хөкем карары чыгарылды
Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.
-
Алабугада узган тәүлек эчендә тагын бер кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган
Татарстанда короновирус инфекциясе йоктыруның яңа 88 очрагы теркәлгән.
-
Татарстанда мәктәп укучыларына имтиханнарга әзерләнү өчен навигатор булдырылды
Навигатор яңартылган мәгълүматларны үз эченә ала, файдалы материалларга һәм аларга аннотацияләргә сылтама ясый.
-
«Туган телебезнең дәрәҗәсен һәм кыйммәтен бервакытта да югалтмыйк!»
Казанда Маузир Гыйниятуллин истәлегенә һәм татар теленә багышланган “И, туган тел” дип аталган чара узды. Төп бүләкне (Гран-при) алабугалы Айгөл Закирова һәм аның 4 яшьлек улы Ренар алды.
-
Казанның «Ак Барс» капитаны улы белән бер командада уйнарга хыяллана
Данис Зариповның улы Канададан кайткан һәм Яшьләр хоккей лигасында «Ирбис» командасы өчен уйный.
-
Алабуга районының авыл хезмәтчәннәре мини-фермалар төзү программасында катнашачак
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
-
Роспотребнадзор Яңа ел чаралары ничек уздырылачагы турында аңлатты
Татарстанда Яңа ел бәйрәме чаралары гамәлдән чыгарылмаячак, әмма алар билгеле бер шартларда узачак. Бу хакта безгә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Алабуга районындагы идарәсе башлыгы Роза Салихова сөйләде.