6 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Алабуга музеенда - әлифба күргәзмәсе
5 гыйнварда Татарстанның Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында "Иван Теребенёвның 1812 елгы әлифбасы" дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
-
Капремонт өчен түләүләрдән кемнәр азат ителә?
Россия Президенты Владимир Путин капремонт өчен түләүдә ташламалар раслады. Бу закон буенча төбәк түрәләре 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны капремонт өчен түләүдән тулысынча азат итә ала.
-
2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы буларак узачак
2016 ел Россиядә - Кино елы, ә Татарстанда Су саклау зоналары елы буларак узачак. Россия Президенты Владимир Путин 2017 елны Россиядә Экология елы дип игълан иткән Указга да кул куйды.