9 июль 2019 яңалыклары
-
Татарстан фикерләрен “Бердәм Россия” бөтен илгә тарата
5 июльдә, Мәскәүдә “Бердәм Россия”нең сәяси конференциясе узды. Анда 450 делегат катнашты. Татарстаннан республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, партиянең төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Фикер алышуларның төп темасы булып төбәкләрдә милли проектларның тормышка ашырылуы торды.
-
Мөхәммәтшин: Илкүләм проектларның халык контролендә икәнен аңлату - безнең бурыч
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе эш сәфәре белән Зәй районына килде.
-
Фәрит Мөхәммәтшин: “Сәләт” форумы республика хакимияте эшкә алырга әзер булган алдынгы идеяләрне туплый”
Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевск районында Биләр тыюлыгы территориясендә уза торган “Сәләт” форумында булды.
-
Татарстанда үзмәшгуль гражданнарның күбесе төзелеш һәм йөк ташу өлкәләрендә эшли
Республикада 18 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән инде. Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр аеруча зур активлык күрсәтә.