13 октябрь 2014 яңалыклары
-
Николай Валуев Алабугада завод ачты (фоторепортаж)
"Алабуга" махсус икътисади зонасында ачылган "Интерскол-Алабуга" заводы электр җиһазлары чыгару белән шөгыльләнә. Киләсе елдан заводта елына 2 миллион берәмлек продукция чыгарылыр дип көтелә.
-
Гөлнара Тимерҗанова әни булды
Тамашачы күз алдыннан соңгы араларда югалып торган Гөлнара Тимерҗанова 30 сентябрь көнне икенче сабыен тапты.
-
Алабугалы Анна Федоровна Пупышеваны юбилее белән котладылар
Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны, хезмәт ветераны Анна Пупышева 95 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президентыннан атап котлаулар кабул итте. Юбилярга тәбрикләү хатын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров тапшырды.
-
Алабугада яңа прокурор билгеләнде
Шәһәр прокуроры вазифасын хәзер Рөстәм Шәрәфетдинов башкарачак.