15 февраль 2016 яңалыклары
-
Сәрия Сабурская видео кабул итү үткәрә
16 февральдә "Skype" программасы ярдәмендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан гражданнарны кабул итү оештырыла.
-
Хәбәрчеләр – тимераякта яки Алабуга – тоташ шугалак (ВИДЕО)
Шәһәрнең әле теге, әле бу урамында тайгалакта егылып имгәнгән кешеләр, зарланып, редакция телефонына шылтырата. Хәлнең чыннан да мөшкел булуын үзебез дә яхшы беләбез: без дә шушы ук шәһәр кешеләре ләбаса! Ә инде тәнкыйтебез коры сүз генә булмасын өчен, без шәһәр буйлап тимераякта йөрергә чыктык. Видеоны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
-
Алабугада хуҗасыз этләрне киметүнең кешелекле ысулын таптылар
Урам этләре - Алабугада мөһим проблемаларның берсе. Социаль челтәрләр, мэрның электрон кабул итү бүлмәсе, редакция почтасы эт көтүләреннән зарлану белән тулы. Бу мәсьәләдә шәһәр хакимияте этләрне яклаучылар белән берләшеп, ниһаять, ике якны да канәгатьләндерә торган чишелеш тапты кебек.
-
Тыл ветераны Мәсгудә әби Гыймазованы тәбрикләделәр
12 февральдә, Татар Дөм-Дөме авылының тыл хезмәтчәне Мәсгудә Салих кызы Гыймазова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
-
Алабуга районы сөтлебикәләре сөтне күбрәк бирә башлаган
Үткән айда районның авыл хуҗалыгында һәр сыердан уртача 445 килограмм сөт савып алынды, бу үткән елгы дәрәҗәгә караганда 23 процентка артык.
-
Мари әдәбиятында Җәлил образы
Муса Җәлил - татар халкының гына түгел, Россиядә һәм СНГ илләрендә яшәүче халыкларның да горурлыгы. Аның исеме, шигырьләре планетабызның төрле илләрендә яңгырый.
-
Атна нәтиҗәләре (ВИДЕО)
-
Бүләк аласың киләме? Бәйгедә катнаш!
Алабуга Үзәк китапханәсе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Мин Тукай иҗатын беләм" дип исемләнгән кроссвордлар бәйгесе оештыра.