15 август 2013 яңалыклары
-
Өч авариядә сигез баланың гомере өзелде
Җәйнең соңгы ике аенда республика юлларында сигез бала һәлак булды. Бәхеткә, фаҗигаләр Алабуга районына кагылмады. Ә каникуллар бетәргә инде күп тә калмады. Димәк юл хәрәкәтендә катнашучы әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
-
Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе Менделеевск басуларыннан да бөртекле ашлык кабул итә
Күбесенчә монда дымлылыгы нормадан артып киткән һәм шуңа күрә киптерергә кирәк булган арыш һәм арпа китерелә.
-
Алабугада "Ишегалды бәйрәмнәре"ндә бүләк өләшәчәкләр
Яңа уку елы башланыр алдыннан шәһәрдә "Ишегалды бәйрәмнәре" үтәчәк. Алар "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында оештырыла.