16 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Татарстанда легаль булмаган чүп ташлау урыннары турында хәбәр иткән өчен түләүне 1,5 тапкырга арттырдылар
Татарстан экология министрлыгы республикада санкцияләнмәгән чүп ташлау урыннары турында хәбәр биргән өчен бүләкләү күләмен 1,5 тапкырга арттырды: хәзер идарәдә моның өчен 1,5 мең сум түләячәкләр. Бу 2016 елның Су саклау зоналары елы дип игълан ителүе белән бәйләнгән, дип хәбәр итә министрлыкның пресс-хезмәте.
-
Алабуга спортчылары бер ел эчендә 47 алтын медаль алган
Төрле дәрәҗәдәге ярышларда исә алар барлыгы 150 медаль алды.
-
Алабуга районында боз кичүе ачылды
Чулман аша боз кичүе районның Покров авылы янында урнашкан. Ул 15 гыйнварда ачылды. Бу турыда Алабуга районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсеннән хәбәр иттеләр.
-
Өлкәннәр өчен әкият (18 – 24 гыйнвар)
Йолдызлар фаразынча, киләсе атнада Балыкларның матди хәле яхшырачак, Үлчәүләр үзләре өчен мөһим булган бер хәбәр алачак.