17 октябрь 2014 яңалыклары
-
Алабугада аренда торагы программасы буенча төзелгән беренче йорт сафка басачак
Алабугада аренда торагы программасы буенча җиткерелгән беренче йорт бер айдан файдалануга тапшырылачак. Бу - 156 фатирлы ун катлы йорт. Аны шәһәрнең 4 нче мәхәлләсендә торгыздылар. Биредә нигездә "Алабуга" МИ зонасы предприятиеләрендә эшләүчеләр яшәячәк.
-
Алабуга музейларына... Интернеттан чыкмыйча гына
Хәзер һәркем дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан Алабугага һәм аның музейларына "керә" ала. Ә болар барысы да яңа мобиль кушымта - аудиогид (экскурсия йөртүче) нәтиҗәсендә мөмкин булды. Тиздән ул Интернетның Бөтендөнья челтәрендә барлыкка киләчәк.