27 апрель 2019 яңалыклары
-
ТАЛПАННАР ҺӨҖҮМ ИТӘ
Апрель ахырыннан Алабугадагы агачлыклар талпаннарга каршы препарат белән эшкәртеләчәк.
-
ХӘТЕР САГЫНДА
Алабугалылар 9 майда Ленин мәйданыннан Хәтер мәйданына хәтле шәмнәр белән атлаячак.
-
ЗУР ТӨЗЕЛЕШ
Алабуга районында быел 50 мең квадрат метр торак йорт файдалануга тапшырылачак. Бу хакта райбашкарма комитетында хәбәр иттеләр.
-
ҖЫЛЫЛЫКНЫ КАЙЧАН ӨЗӘРЛӘР
Алабугада һаваның уртача тәүлеклек температурасы 5 тәүлек рәттән 8 градустан да җылырак булып торса, җылыту вакыты тәмамланачак.
-
Олы көн җитә
Пасха – христиан бәйрәмнәренең иң борынгысы һәм зурысы.
-
Һәрвакыт әзер тор
Алабугада өч көн рәттән Бөтенроссия командалы штаб өйрәнүләре булып узды. Анда язгы ташу яисә табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр очрагында үтәлергә тиешле гамәлләр каралды.
-
Юлларны зур ремонт көтә
Быел юл-урам челтәрен төзекләндерүгә 177,5 миллион сум акча бүленгән. Бу эш дүрт программа буенча алып барылачак.