27 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Алга карасаң да кәләш, артка карасаң да кәләш...
Узган шимбәдә Алабугада кәләшләр парады узды. Киенгән-ясанган кәләшләр шәһәрнең үзәк урамнарыннан үтеп, халыкны таң калдырды.
-
Хөрмәтле милләттәшләр!
Җомга, 5 октябрьдә, "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарын шәһәр мәдәният сараеннан яки үзәк китапханәдән килеп алучылар өчен газетага ташламалы бәяләрдән язылу оештырыла.
-
Яңа юл
Сәнтәк авылы янында боз аша чыга торган юл булачак.
-
Актив яшь институты
Пенсионерларга компьютер белеме бирәчәкләр, ә курслардан соң дипломнар тапшырачаклар. Дәресләрне 8 октябрьдә башларга ниятлиләр.
-
Шигырь бәйрәме
Чәршәмбе көнне егермедән артык алабугалы "Көмеш гасыр" шагыйрьләренең шигырьләрен уку осталыгында көч сынашты.
-
“Алтын” спорт
Газга-утка бәяләр арттымы, бар нәрсәнең кыйммәтләнүен көт тә тор. Бу юлы да шулай булды: ТКХ бәяләре белән бергә сентябрь аеннан спорт объектларында шөгыльләнү кыйммәтләнде.
-
«Супер әби» бәйгесе
Бүген шәһәр мәдәният сараенда "Супер әби - 2012" бәйгесе узды.
-
Тәвәккәл җитәкче
Костенеево авыл җирлегендә су белән тәэмин итүдә яңа система булдырырга ниятлиләр. Җирлек башлыгы Курск өлкәсе тәҗрибәсен үзләрендә дә кулланып, суга ташламалы тариф кертергә уйлый.
-
Сыныкка сылтау яки бер бөртек шырпы
"Мөселманнарның гаепсезлеге" дип аталган һәм Мөхәммәт пәйгамбәрне мәсхәрәләгән АКШ фильмы дөньяның күп илләрендә каршылык чараларына, тәртипсезлекләргә сәбәп булды.
-
Юл хәрәкәте иминлеге
Быел Алабугада 113 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кеше һәлак булган. Юл-транспорт фаҗигасе күбрәк районда теркәлгән.
-
Октябрь аена намаз вакытлары