Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ӘДӘБИЯТ

Алабуга һәм Менделеевск арасында иҗат күпере салынды

А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә «Чулман» һәм «Ядкәр» әдәби берләшмәләренең җылы очрашуы булды.

Чәршәмбе көнне А. С. Пушкин исемендәге Алабуга үзәк китапханәсендә үзенчәлекле, иҗади атмосфера хөкем сөрде. Биредә фикердәш хезмәттәшләр: Алабуганың «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары һәм Менедлеевск шәһәреннән «Ядкарь» әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр очрашуы булды. Бу вакыйга дуслыкка һәм хезмәттәшлеккә күпер салуның ачык мисалы булды.

Кунакларны Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова җылы каршы алды. Ул Менделеевскидан килгән язучылар өчен китапханә буйлап экскурсия үткәрде, аның бай тарихы һәм фондлары белән таныштырды.

Чараның төп өлеше түгәрәк өстәл форматында узды. Җирле «Чулман» берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Җәләева хезмәттәшләренең эшчәнлеге, аларның иҗади эзләнүләре һәм казанышлары турында җентекләп сөйләде, шулай ук киләчәккә планнары белән уртаклашты. Күрше шәһәр китапханәсе фондын тулыландыру өчен Тәҗрия Вәсим кызы кунакларга китаплар бүләк итте.

Менделеевск иҗатчылары да җавапсыз калмады. «Ядкарь» клубы җитәкчесе Гөлназ Хафизова кунакларны үзенең каләмдәшләре белән таныштырды һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ләкин төп бүләк, бәхәссез, «тере сүз» булды. Алабугалылар «Ядкарь» клубы әгъзалары Диләрә Хуҗина, Гөлниса Евдокимова һәм Гөлсем Фәрдиеваның шигырьләрен тыңлаудан ләззәт алдылар. Чулманлылар да читтә калмады, алар да үз әсәрләре белән уртаклашты, бу исә иҗади диалогны чын мәгънәсендә бай итте.

Очрашуның төп максаты — бер-береңнең иҗаты белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм киләчәккә планнар турында фикер алышу иде. Чара дустанә атмосферада узды, һәр катнашучыга үз фикерен әйтергә һәм башкаларны ишетергә мөмкинлек бирде.

Катнашучылар һәм оештыручылар бертавыштан бу очрашу күркәм традициягә әверелер дигән өмет белдерделәр. Мондый вакыйгалар — ул китаплар һәм шигырьләр белән алмашу гына түгел, ә ике күрше шәһәрнең иҗади көчләрен берләштерү дә. Алабуга белән Менделеевск арасындагы бу иҗади күпер, уртак проектлар өчен яңа офыклар ачып, ныгыр гына дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев