Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Алмалы көянтә (хикәя)

Гүзәл Әдһәмнең тагын бер хикәясен тәкъдим итәбез.

Томырылып егеткә төбәлде кыз:
— Бу — нәрсә?
Егет каушады, ни әйтергә белми, бераз тотлыгып торды:
— Ч-ч-чиләк бит...
— Чиләк икәнен күрәм. Нинди чиләк дип соравым ла!
Егет кып-кызыл булды, сүзләрен дә авызыннан көчкә генә әвәләп чыгарды:
— С-с-сиңа... Б-б-бүләк...
Ну, шушы кыюсызлыкны! Җитмәсә, бераз гына каушадымы, тотлыга башлый Хәбир.
Зөлфирә инеш буен яңгыратып көлеп җибәрде. Туйганчы көлде...
— Чиләк бүләк итәләр димени, тиле...
Аннан, ишетелер-ишетелмәс генә:
— ...кәем... — дип тә өстәп куйды.
Кызның авыз ерып торуы, егетнең бөтен кыюлыгын сыпырып алгандай итте... Күпмеләр әзерләнде бит, югыйсә! Әйтәсе сүзләрен кат-кат кабатлап, ятлап ук бетергән иде:
«Зөлфирә! Җырдагыдай пар чиләкләр болар! Алмалы чиләкләр! Миңа кияүгә чык та, бу чиләкләр бергә тормыш башлап җибәрүебез билгесе булсын!»
Менә шулай дияргә тиеш иде ул!
Билгеле, китапчарак яңгырый үзе. Булса соң! Киноларда гел шулай күрсәтәләр әле: «Синең кулыңны сорыйм!» — диләр дә, сөйгән кызларының учына йөзек салалар. Тик менә Хәбир үзе, үтерсәләр дә, алай дия алмас иде. «Кулыңны сорыйм, имеш». Аннары әле аның йөзеген дә каян табасың ди? Кереп карады инде Казанның бер кибетенә. Күрде! Сатучылары тезелешеп басып тора, киштәләре — буп-буш... Алтын балдакны да ЗАГС кәгазен күрсәткәч кенә саталар икән.
Егет уянып киткәндәй булды:
— Җырдагы кебек... итеп...
Зөлфирә көлүеннән шып туктады:
— Нинди җыр ул?
— Теге... Бар бит... «Сания апа суга бара, көянтәсе алмалы»...
Кызның тавышы кырыслана төште:
— Кайсы Санияне әйтәсең? Теге Түбән оч Санияме? Әллә аңа күзең төштеме?
«Их! Тагын аңлатып бирә алмады! Ну, шушы кыюсызлыкны!»
Колхоз аны Арчадагы өч айлык курска җибәргән иде. Әле кичә генә шуннан кайтып төште Хәбир. «Тимер эшләре остасы» дигән таныклык тоттырып җибәрделәр. Кайтышына машина-трактор паркында эш әзерләп куйганнар. Персидәтел үзе кулын кысты: «Синең кебек эш рәте белгән егетләр кирәк безгә!» — диде. Кечкенәдән тимер-томыр арасында кайнап үсте лә ул. Хәзер кулда таныклык та бар, колхозда эш — муеннан, өйләнеп җибәрсәң дә була. Үлепләр сагынып кайтты бит ул Зөлфирәсен.
...Көтмәгәндә, Зөлфирә бер чиләкне кулына алды.
— Әнекәйгенәм! Алма төшерелгән түгелме соң моңа?
Егеткә җан керде:
— Алмалы чиләк... Җырдагы кебек дим бит...
— Абауларым! «Зөлфирә» дип язылган түгелме соң?
— Ие-е-е-е...
— Кая, икенчесен карыйм әле! Монда — «Хәбир» диелгән... Бу чиләкләрне чынлап та син ясадыңмы? Үзеңме?
— Ие-е-е-е...
— Йә... Йә... Шуннан?
Туктале! Нишләргә тиеш иде соң әле Хәбир? Әзерләп куйган теге матур сүзләр гел башыннан чыгып очкан бит!
Зөлфирә, зәп-зәңгәр күзләрен егеткә төбәп, тын гына көтә.
— Йә... шуннан? Җырдагы кебек дидең бит...
Егет тагын җанланды:
— Ие-е-е-е... Җырдагы кебек... Алмалы... Кияүгә чыгып...
Кыз бүтән көлмәде, калган сүзләрне, тыны белән суырып алгандай тыңлады.
— Миңа кияүгә чыгып... Бу чиләкләр ... бергә тормышның билгесе...
...Ниһаять! Ниһаять, Хәбир Зөлфирәгә тәкъдим ясады! Күпмеләр көтте моны кыз. Пәһлеван гәүдәле шушы кыюсыз егетне үлепләр ярата бит ул. Үзе — Сабантуй батыры, көрәшкә чыгучыларны, берәм-берәм генә җилкә аша томыра, бүләккә бирелгән тәкәне сыртына салып, мәйданны «ә!» дигәнче урап чыга. Ә үзе... Бигрәкләр дә кыюсыз инде! Зөлфирә кыюрак булмаса, тәки шушы көнгә кадәр үбешмичә дә йөрерләр иде әле.
Йөрәге күкрәктән чыгардай булып: «Мин риза!» — дип дөпелдәсә дә, кызның бераз ялындырып аласы килеп китте.
— И-и-и-иии... — дип иренен бүлтәйтте ул. — Көянтәсе дә булмагач...
Шулай дип әйтүе булды, Хәбир — «ялт!» куак арасына.
— Көянтәсе дә бар... Менә!.. Алмалы көянтә... Җырдагы кебек...
Зөлфирә сөеп тә, сокланып та томырылып карады: «Менә нинди егет бит аның Хәбире!»
Инеш буеннан алар, алмалы көянтәгә мөлдерәмә су тулы чиләкләрне асып, җитәкләшеп кайттылар. Чишмә бурасында егетнең пәке очы белән уеп язган сүзләре калды: " Зөлфирә + Хәбир — 1975..."
***
...Фәрит Санияне инеш сукмагында тәки куып җитте.
— Сания-я-я-яү... Көт инде ...
Сания ник бер сүз әйтсен, портфелен селки-селки тын гына атлавын белә.
— Сания дим... Ник дәшмисең инде?
— Агач тел!
Фәрит шаккатты:
— Кем? Минме — агач тел?
— Кем булсын тагын! Күпме әйттем бит: «Сания апа» диген, дип. Сания апа! Аңладыңмы?
— Икебез дә җиденчедә, ләбаса! Бер класста укыйбыз!
— Укыса ни!
— Әле җитмәсә, бер үк көнне туганбыз!
— Туса ни!
— Син миңа апа түгел! Сания син!
— Алайса, акыллым, бар, әниеңнән кайтып сора, яме!
— Нәрсәне?
— Беләсең килсә, мин иртү-ү-үк туганмын, таң атканда ук. Ә син миннән төп-төгәл ун сәгаткә соңрак тугансың! Аңладыңмы? Соңрак! Шулай булгач, син — энекәш!
Фәрит, ни әйтергә белми, шым булды.
«Буем тәбәнәк булганга, шулай мыскыллавы инде бу Саниянең».
Шулай да берсүзсез биреләсе килмәде Фәритнең.
— Беләсең килсә, төрле кеше төрле вакытта үсә ул! Минем әти дә унынчы класста гына үсеп киткән. Ә хәзер әнә нинди — о-һо-һо!
Сания инеш буен яңгыратып чыркылдады:
— Шулаймын-и-и-и? Алайса, менә шул! Минем арттан зу-у-у-ур үскәч килерсең, яме, энекәш!
...Гарьләнү, үпкәләү һәм күпме рәнҗүле хисләргә шаһит булды бу инеш сукмагы. Барысы да — буй булмау галәмәте. Йә, күпме көтәргә була инде? Мәктәпне бетереп, кулына аттестат та алды бит, югыйсә. Ә буй — юк! Һаман да шул — метр ярым! Башкалар кичке "бичер"дан соң кызлар озата китә, ә Фәрит берьялгызы өйләренә таба теркелди.
Армиягә китәсе көнне ул Сания белән тагын бер тапкыр сөйләшеп карарга булды, чишмәгә суга төшкәнен көне буе сагалады. Их, шушы самимилек! Бәлки әле чиккән кулъяулык та бирер дип , ни өметләнде бит күңеле. Нигә? Йоласы шундый ла! Классташ кызлар тырышкан әнә: ике кесәдә — унбиш кулъяулык...

Дәвамы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев