«Чулман» иҗади сәфәрдә булып кайтты
Тукай туган якларга бару Алабуга әдәбиятчыларына илһам гына түгел, ә яңа очрашулар, тәҗрибә, якты хисләр дә бүләк итте.

Алабуганың «Чулман» музыкаль-әдәби берләшмәсе әгъзалары өчен чәршәмбе көне вакыйгаларга бай булды. Алар Арча районына һәм Әтнә районының Олы Мәңгәр авылына иҗади десант ясадылар.
Сәфәр Арча районының Ташкичү авылыннан башланды. Биредә, җирле мәктәп диварларында, Алабуга кунакларын Шиһабетдин Мәрҗани мирасына багышланган уникаль музей каршы алды. Музей 2017 ел ахырында ачылган. Проектның төп инициаторы — ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин.
Әмма язучыларны барыннан да бигрәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән очрашу битараф калдырмады. Биредә хезмәт итүче гади хатын-кызлар авыл халкы өчен бәйрәмнәр, фестивальләр һәм конкурслар оештырып кына калмыйча, ярдәм кулын сузу мөмкинлеге дә таба. Алар инде алты тапкыр МХО үткәрү зонасына үзләре гуманитар ярдәм алып барганнар. Аларның ихлас кайгыртулары Алабуга кунакларына бик нык тәэсир итте.

Аннары алабугалылар Кырлайга — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган ягына юл тоттылар. Һәрбер татар язучысы өчен изге булган шушы урыннарга барып, бөек Тукай сулаган һаваны сулау — үзеңнең милли үзенчәлегеңнең чыганакларына кагылу ул.
Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында узган «Туган якка илтә бар юллар» дип исемләнгән шигъри кичә сәфәрнең кульминациясе булды. Алабуганың «Чулман» язучылары җирле «Күңел чыңы» бергәлегеннән хезмәттәшләре белән иҗади мохиттә очраштылар. Сәхнәдән татар телендә лирик, гражданлык, фәлсәфи шигырьләр яңгырады. Авторлар бер-берсенә үз әсәрләрен укыдылар, фикер алыштылар һәм яңа танышлар таптылар.
Әлеге чара кысаларында Дибәҗә апа Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү дә булды. Татар шагыйрәсе истәлеген аның кызы Алсу Латыйпова әлеге китапта мәңгеләштергән. Ул Әтнә районы язучыларына шигъри җыентыкны шәхсән үзе бүләк итте. Нәкъ менә Латыйповлар гаиләсе — Алсу һәм аның тормыш иптәше Раил (тумышы белән Олы Мәңгәр егете) — әлеге мөһим сәфәрнең инициаторы һәм оештыручысы булдылар, моның өчен «Чулман» коллективы аларга ихлас рәхмәтләрен җиткерә.
«Мондый иҗади очрашулар күңел түрендә җылы, матур истәлек булып озак елларга саклана. Бигрәк тә бөек шагыйрьләр яшәгән, алар йөргән сукмаклар буйлап атлау... Яңа кешеләр белән танышасың», — Әнисә Гәрәева, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмә әгъзасы, шагыйрә.
«Искиткеч, җаннарга яктылык, җылылык өсти торган кешеләр белән танышып, аралашу безгә әйтеп бетергесез күңел байлыгы өстәде. Күңелләр сафланып калды», — Кадрия Наил, «Чулман» һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәләр әгъзасы, шагыйрә.
«Көчле, тырыш, хөрмәткә лаеклы авыл халкы белән аралашып, йөрәккә дәва, киләчәккә ышаныч алып кайттым бу мәҗлестән. Шагыйрьләр күп, шөкер әле, татар милләте яши. Әтнә ягындагы дуслар, тел өчен күпне эшли!» — Рәвил Шибаев, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмә әгъзасы, шагыйрь.
«Җанлы, җылы очрашу, күрешү булды. Үзебезнең милләтне, халыкны, иҗатыбызны күрсәтә алганбыз икән, димәк, без югары ноктада. Искиткеч хис-кичерешләр белән кайтып киттек» — Эльвина Шакирова, яшь шагыйрә, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмә әгъзасы.
Кечкенә сәяхәт менә шундый килеп чыкты — поэзия һәм кешеләр турында. «Чулман»лылар Алабугага тәэсирләр тулы багаж белән кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев