Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ӘДӘБИЯТ

«Кеше китә — җыры кала» — Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган әдәби очрашу

Ул кешеләрне кешеләрне байга-ярлыга бүлми, ә кешелеклелек турында яза. Алабуганың «Адымнар-Алабуга» белем бирү комплексында язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗади мирасы турында сөйләштеләр.

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул чакта

Башкаларны чакырганда 

Үзе яккан учакка.

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт—

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының мәгълүмати китапханә үзәгендә Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган «Кеше китә —җыры кала» дип исемләнгән әдәби очрашу булды. Чарада әдипнең тормыш юлын, үзенчәлекле иҗатын, татар әдәбиятына кертеп калдырган олы хезмәте искә алынды.

М. Мәһдиев, 20-50 нче елларның сыйнфыйлыкка нигезләнгән әдәбияты әдипләреннән аермалы буларак, кешеләрне байга-ярлыга, укымышлыга-наданга бүлми. Аның кыйбласы — кешелеклелек. Һәр кешенең үз язмышы бар, ди язучы. Шул фикерен төгәл, ачык, хәтердә калырлык вакыйга-хәлләр аша күңелгә, йөрәккә сеңдерә килә. М. Мәһдиевнең авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы күмәк хуҗалык чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны рәссам күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы күләмле әсәрләре: «Фронтовиклар» (1972) романы, «Каз канатлары» (1975) романы, «Кеше китә — җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары дәлилли. Очрашуда 7-8 нче сыйныф укучылары «Без 41 нче ел балалары» повестеның «Йокы килә» бүлеген театраль композиция буларак тамашачыга күрсәттеләр.

Программада талантлы укучылар, иҗатка күңеле, җаны белән гашыйк укытучылар, хезмәткәрләр, чакырылган кунаклар, җирле үзидарә җитәкчеләре, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары катнашты. Ә очрашуның бизәге хөрмәтле, ихтирамга лаек олугъ кунагыбыз — язучы, журналист, Татарстан Республикасының язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучыларның Яр чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин булды. Ул үзенең яшьлек хәтирәләре белән бүлеште: Мөхәммәт ага Мәһдиевнең укучысы булуын сөйләде. Аның чын остаз, галим икәнлегенә барлык катнашучыларны ышандырып китте. М. Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы булган; әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы икәнлегенә без яңадан инандык. Үзен рәнҗетүләргә, кимсетүләргә карамыйча, беркемгә дә үчле булмыйча, ачу сакламыйча, һәр нәрсәдә матурлык күреп, шуны укучының күңеленә сала белгәнгәдер, аның һәр әсәре йөрәккә рәхәтлек бирә. Укыган саен укыйсы килә. Аннан аерылсаң дөньяның яме бетәр кебек. Табигать күренешләрен аның кебек кыска һәм оста тасвирлаучы бик сирәктер ул. Татарстан халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев бу фани дөньядан бөтенләйгә китсә дә, күп санлы роман, повестьлары, хикәя-мәкаләләре, 35 фәнни хезмәтнең авторы буларак хәтерләребездә гомер буе сакланыр.

Бу күңелле очрашу үзенә күрә җылы, аерым бер рәхәт рухта — истә калырлык узды. Мөхәммәт ага Мәһдиевны искә төшереп яңгыраган уй-фикерләр, телгә алынган һәр матур сүз — олугъ әдибебез рухына дога булып барып ирешсен иде. 

Сиринә Гомәрова, мәгълүмати китапханә үзәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев