Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Әнигә юл (дәвамы, 11нче кисәк)

Сылуның башы тишелгән иде, ярасын бик яхшылап эшкәртеп бәйләделәр.

...
Сылуның башы тишелгән иде, ярасын бик яхшылап эшкәртеп бәйләделәр. Әмирнең ике кабыргасы сынган дип шикләнделәр, күкрәк читлеген урап куйдылар. Һәркем ашыга, «Повезло вам, идите туда», — дип, җыелу пунктына таба күрсәтеп, икесен дә калдырып киттеләр. Ярдәм сорап кычкыручылар күп иде әле...

— Әмир, мин әниемне эзлим... Әнием Камилә, әтием Дамир... Миңа алты яшь... Без авариягә очрадык...

Кыз бала авырткан башын ике кулы белән кысып, хәтеренә төшкәннәрне онытудан куркып, туктый-туктый сөйли башлады.

— Сылу, бик әйбәт, табарбыз әниеңне. Мин бит синең әниең белән әтиеңне күрдем, поездда барганда. Ышанасыңмы? Әтиең визиткасын да биргән иде, ә мин прошляпил, кайдадыр төшереп калдырганмын... Бик әйбәт кешеләр, алар сине эзли, Сылу! Безгә хәзер моннан китәргә кирәк, аннан соң яхшылап уйларбыз, ничек табарга синекеләрне... Әнә, күрәсеңме, шәһәр утларын? Әйдә шунда таба барабыз. Хәлең бармы? Бара аласыңмы? Әйдә, миңа таян... Борчылма, Сылу, табарбыз.

— Әмир! Минем рюкзак! Вагонда калган!

Әмир булсын да, рюкзакны кайдадыр онытып калдырсын, имеш. Алган, иңенә элеп куйган. Борчылма син, Сылу! Яныңда Әмир кебек егет булганда, бернидән курыкма!.. 

Ике баланы беркем туктатмады, алар җитәкләшеп янган утларга карап киттеләр. Алда ни көтә аларны?..

Моннан тизрәк китәргә кирәк иде. Тик кая? «Трассага чыгыйк», — диде Әмир, рюкзагыннан картасын алып. Ул гел шулай, картадагы нечкә генә бормалы сызыклардан нәрсә карыйдыр, һич аңламый Сылу.
— Бераз ераграк икән, әмма без авырлыклардан курыкмыйбыз. Шулай бит, Сылу? — дип, Әмир кызга карады. Ял итәргә теләгән кыз, арыганын сиздермичә, баш какты.
Тагын юлга... 
Әмир белән Сылу өчен бу юл бик авыр булды. Арыдылар, ачыктылар. Өстәвенә, шок хәленнән чыккач, кызның башы катырак сызлый башлады. Тирән итеп сулыш ала алмаса да, Әмирнең хәле ярыйсы кебек. Әмма ашыйсы-эчәсе килү дә бик яман. Ниһаять, юл кырыендагы бер кафе сыман җиргә килеп туктадылар. Әби биргән акча беткән, Сылуның рюкзагындагы алтыннарны кузгатырга вакыт җиткән иде.
Әмир шашлык сатучы янына китте.
— Абый, алтын алка бирсәк, ашатып җибәрәсезме?
Шашлык пешерүче башта як-ягына каранды, аннан соң, сүгенеп, малайны куып җибәрде. Әмир белән Сылу китә башлагач кына, аларның ялгыз икәнлекләрен аңлап, янындагы егеткә кычкырды:
— Кунакларны сыйла, как следует!
Әмир белән Сылу туйганчы шашлык ашап, бик тәмле сок эчтеләр... "Как следует«ның ни икәнен балалар каян белсен?!

Балалар иртәнге якта кояш кыздырганнан уянып китте. Монда ничек килгәннәр? Куак төбендә нишләп яталар? Нигә башлары авырта? Нигә күңелләре болгана?
Тиз генә Сылуның рюкзагын актара башлаган Әмир:.
— Ну вот... обчистили... Идиот... — дип маңгаена сукты.
— Нәрсә булган? — Сылу берни аңламый иде әле.
— Алтыннар тю-тю, урлаганнар. Кабахәтләр... Гафу ит, Сылу. Сокка йоклата торган дару салганнар да... Ә мин... разиня! Мондый хәлләр турында сто раз слышал, но забыл... Прости меня, пожалуйста!

Сылу аягына басты. Башы әйләнә, күңеле болгана иде аның. Шулай булса да, Әмирне юатырга сүзләр тапты.
— Кайгырма, Әмир! Әнине табарга кирәк безгә. Әнине тапсакмы... Әнине тапсак... ул миңа менә моның шае алтын алып бирәчәк... Әмир! Ә минем әтием авариядә үлгән бит, төшемә керде. «Мин үлдем, син дә үлсәң, әниеңә кыен булыр. Ул сине көтә, син кайт инде», — дип минем чәчләремнән сыйпады. Шуннан соң мин күзләремне ачтым... Ә син әтиемне күрдең дисең... Әллә әнием яңа әти тапканмы?.. Мин аларга кирәк түгелдер инде...

Сылуның ике битеннән тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп, Әмирнең дә күңеле тулды. Сылу Әмиргә, Әмир Сылуга карап, икәүләшеп елый башладылар.

Ике бала бер-берсенә аркаларын терәп утырганнар да үкси-үкси елыйлар. Ачы язмышларына, ятимлек газабына, өлкәннәрдән күргән явызлыкка түзә алмыйча, әрнеп-әрнеп елыйлар...

Әмиргә бигрәк кыен. Шундый зур егет, ничек алданды соң ул? Хәзер нишләргә? Сылу урыныннан торып бер адым да атлый алмаячак. Ул хәлсез... Инде нишләп карарга? Трассадан минут саен машина узып торса да, берсе дә алар янында туктамый... Бу балаларга ярдәм кирәктер дип берсе дә уйлап карамыймы икән? Аларның да балалары бардыр бит?.. Әмир шулай уйлап, хәле беткәнче кул күтәреп торса да, туктаучы булмады. Тәрәзәдән бармак белән төртеп, көлеп китүчеләр, ачу белән йодрык күрсәтүчеләр булды. Әмир кире Сылу янына килде. Әгәр дә Сылуны куе куаклар арасына кертеп калдырса? Якын-тирәдә сыенырлык берәр урын, бер йотарлык су, бер кабарлык ризык табып булмасмы? Әмма Сылу теше-тырнагы белән каршы килде: «Мин синнән аерылып калмыйм, мүкәләп булса да барам!»

Әмир Сылуны мүкәләтәме соң инде! Ике ел эчендә якынаеп беткән кешесен... Моңарчы бар авырлыкны үз җилкәсенә алды, моннан соң да шулай булыр. Егет юлдашын аркасына асып, аягын көч-хәл белән өстерәп, урман эченә алып кергән сукмактан атлады. Ике рюкзак юл буенда утырып калды. Ике буш рюкзакны күтәрергә көче калмады Әмирнең. Сылуны урнаштыргач, килеп алыр...

Шәһәр түгел, вокзал утлары булып чыкты балкыган утлар. Хәвеф булганны ишетеп, шул тирәдә яшәүчеләр вокзалга килгәннәр дә, җыелышып сөйләшеп торалар. Аякларында көч-хәл басып торган хәлсез балаларны вокзал начальнигының бүлмәсенә алып керделәр. Начальник абый аларны кайнар чәй белән сыйлады, шундук үзендә авариягә очраган ике бала барлыгын каядыр хәбәр итте. Моны ишетеп торган ике бала бер-берсенә карап, баш кактылар. Бу аларның «Йөгердекме?» дигән шартлы билгеләре иде. Бераз хәл алган балаларның «бәдрәфкә барасылары килә башлады». Тыныч балалардан шикләнмәгән начальник абый аларга юлны күрсәтеп, үзе тәмәке тартырга читкәрәк китеп басты. Әмир Сылуга: «Мин хәзер китәм. Син озаграк торган бул, мин сызгыргач та әнә теге якка йөгереп кит. Анда агачлар куе, безне таба алмаслар», — дип өйрәтте дә, кире китте. Сылуның йөрәге чыгардай булып, сикереп тибә, бөтен тәне калтырый. Әгәр дә теге абый шикләнсә, Сылу Әмир янына кача алмаса...
Сылуның шиге рас булып чыкты, начальник абый Сылуның озак маташуыннан шикләнеп, эчкә башын сузып карады да, бер урында басып торган Сылуга: «Әйдә, нишләп торасың инде?» — дип, чыгарга кушты. Сылу күндәм генә абыйга кулын сузды. «Вокзал начальнигының кулы зур, Әмир сызгырса ничек ычкынырмын?» — дип хафаланды кыз. Әмма барысы да көтмәгәндә килеп чыкты, Әмирнең сызгырган тавышын ишеткән кыз кисәктән ирнең кулын тешләп алды. Моны көтмәгән абзый кызның кулын ычкындырды. Бер секунд җитте, кыз куаклар арасына чумды. Тик, куркуыннан ялгышлык белән икенче якка киткәнен соңрак кына аңлады ул. Әмир юк иде монда. Сылу бөтенләй куркуга калды, Әмирдән аерылу аның өчен яман хәл иде. «Әмир, син кайда?» дип кычкырырга авызын ачты гына, кемдер арттан авызын томалады. Әмир икән... Килеп җиткән... Сылу җиңел сулап куйды.

Мөнирә Сафина
Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев