Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Тарту көче (1нче кисәк)

Сезнең игътибарыгызга Гүзәл Әдһәмнең хикәясен тәкъдим итәбез.

Яз кояшы җебеткән көпшәк кар кисәк убылып китте дә, кыз тездән карга чумды, тигезлеген саклый алмыйча, җемелдәгән салкын юрганга йөзе белән капланды. Кулындагы бавын әллә ныграк тартып җибәрдеме, тыңлаусыз чана юлдан читкә шуышты. Җылы нурдан эреп, йокымсырап киткән Зариф та, чанасы-ние белән янтаеп, кар өстенә ауды.
Асия каушады, өстендәге карны да кагып тормый, чанага ябышты.
Нишләргә? Чананы турылап, басу юлына чыгарып бастырды, аннан йөзтүбән яткан Зарифка таба иелде.
«Бик авыртмады микән? Бөтен тәне яралы бит аның!»
Егетне биленнән кочып, бар көченә үзенә тартты, кузгатып, чанага утыртырга азапланды. Ир-ат гәүдәсе шулай авыр була микәнни?
Кыз нәзек беләкләре белән кабат егеткә ябышты: өстерәде, тартты, йолыкты, ничек кирәк алай, көч-хәл белән, чанага утырту җаен тапты.
Яралы кулы җайсыз каерылдымы, Зариф ыңгырашып куйды. Юк, ыңгырашу түгел, ә шуңа охшаш ниндидер бер ым иде бу. Ир-егетнең әлеге халәттәге чарасызлык белән ризалаша алмавы, бәгырьдә кайнаган утлы ялкыннарны яшерергә омтылуы шуннан туган җан иңгерәве иде ул.
Күзләр шунда очрашты... Ике пар күз, шул мизгелдә үк, каушый-каушый, бер-берсеннән качарга ашыкты... Аларның инде күптән күзгә-күз төбәп сөйләшкәне юк иде. Теге чактан... Кырык бердән бирле...
Ә хәзер әнә — урамда кырык бишнең язы. Март кояшы күзне чагылдыра, әллә ниләр вәгъдә иткәндәй, күңелне уйната... Йөрәк каядыр ашкына ... Каядыр омтыла...
Госпитальдә дә Асия егетнең күзләренә карамаска тырышты, Зариф үзе дә гел читкә төбәлеп сөйләште, Тәзкирә турында да берни сорашмады. Ярый әле сорамады. Кыз аңа ни дип җавап бирер иде? Асиянең иң курыкканы да шул булып, төн буе йокламыйча, әнә шул табышмакны чишәргә омтылды түгелме соң?
Алда — егерме чакрым язгы юл. Арчада яшәүче авылдаштан сорап алган кул чанасы шактый иркен һәм уңайлы булып чыкты. Асия, эчтән генә бисмилласын әйтеп, чана бавына ябышты...
...Сугыш инде күп нәрсәне оныттырган иде. Укытучы егет Зарифның хәбәрсез югалуы турында хат килү, хатыны Тәзкирәнең «уполномоченный» егеткә кияүгә чыгып Казанга китүе, авыл хәтерендә әкренләп онытылып килә иде. Әйтерсең, болар барысы да үткән гасырдагы вакыйгалар булган да, сугыш сөременә уралып, күңелдән җуела башлаган.
Бары тик бер кеше — Асия өчен генә болар бик тә, бик тә яңа иде әле. Мәңге искермәс, хәтердән җуелмас хатирәләр булмыймыни? Кызның бәгырен тырмап, җан яраларын гел яңартып торган хатирәне онытырсың, бар!
...Зариф авылга сугыш башланырга бер ел кала кайтып төште. Кайтты да бөтен халыкны шаккатырды: егерме беренче елгы ачлыкта ятим калып, Казандагы балалар йортына озатылган сабый, ир-егеткә әверелеп, авылына кайтсын әле! Кулына укытучы дипломы тоткан озын буйлы чибәр егет! Авылдашларының исә институт бетергән кешене беренче генә күрүләре иде. Менә нинди була икән ул укыган кеше!
Мәчеттән үзгәртеп корылган мәктәпнең бер почмагына егет өчен бүлмә әзерләп бирделәр. Күрше классның зур миче бүлмәнең бер стенасы булып, ул кышны егет җылыга тиенде генә. Ашау-эчү ягы да әллә ни мәшәкать тудырмады, ерактан килеп укучылар өчен оештырылган ашханәдә тамак ялгарга җай чыкты. Кирәк чагында кайнар плитәнең бер почмагында үзенә аш әзерләп алу кичәге студент өчен авыр эш мени?
Егет тырыш булып чыкты, көне мәктәптә үтте. Укытучылар да, балалар да яратты үзен. Ничә еллар директорлык йөген тартып килгән Галимулла шатланып туя алмады:
— Менә дигән кадр! Югары белемле! Минем кебек педучилище гына бетермәгән. Мәктәп тормышын өйрәнеп җитүгә, директор итәбез үзен!
Җитмәсә, егет гармунчы да икән. Кирәк чакта ялындырмый гына тальянын сыздырып җибәрә.
Шул кышта егет Тәзкирәгә гашыйк булды. Чибәр иде Тәзкирә. Авылның иң абруйлы кызы — колхоз идарәсендә хисапчы булып эшли. Идарәгә кемнең генә гозере төшмәс! Кызый үз дәрәҗәсен бик белә, вакыт-вакыт артыгын да белеп җибәрә бугай. Кыскасы, Тәзкирәгә укытучы егетнең игътибар итүе бик ошап куйды. Мондыйлар — районда да сирәк бит! Берәүдән дә оялмыйча, Тәзкирә белән Зариф авыл урамы буйлап култыклашып үттеләр. Ул чакта сала җирендә ир белән хатын да болай йөрми иде. Болар беренче булды, әмма аларны берәү дә гаепләмәде. Чөнки авылда Зарифны яраттылар, үз иттеләр. Аннары — ул бит Казанда институт бетергән егет! Шәһәр кешесенә бар да килешә! Иптәш кызлары Тәзкирәгә кызыгалар, аның бәхетенә туйганчы көнләшәләр иде.
Шул кышта авыл яшьләре клубта спектакль куярга булды. Нәрсә куйсыннар инде, билгеле, "Галиябану«ны! Хәлил белән Галиябануны уйнарга менә дигән артистлар бар чакта. Зариф гармунын сыздырып җибәрсәме? Ә Тәзкирәнең чибәрлеге — коеп куйган Галиябану инде менә! Кызганычка каршы, бер-ике репетициядән соң, Тәзкирәнең җырлый белмәве ачыкланды. Тегеләй дә, болай да өйрәтеп карады «Хәлил» үзенең «Галиябануын»... Тик, булмагач, булмый икән ул...
Елап-ярсып, клубтан тузгып чыгып чапты Тәзкирә. Шул кичтә егет белән кыз беренче тапкыр ачуланыштылар. Зарифның:
— Алайса, яучы карчык булып уйна, син аны булдырасың! — дигән сүзенә Тәзкирә акаеп кына карады:
— Нәрс-ә-ә-ә! Яучы карчык булыпмы? Минме!
Кыз ямьсез итеп шаркылдады...
...Тамаша башланыр алдыннан сәхнә артына директор Галимулла килеп керде.
— Я, ничек? Бар нәрсәгез дә җитешме? — дип, яшьләрнең хәлен белеште.
"Артист«ларның төс-кыяфәтләрен тикшергәч, Зарифка карап:
— Хәлил кебек егеткә матуррак күлмәк киерсәң дә ярыйсы икән, — дип куйды. Моны исә яшьләр үзләре дә сизенгән иде, тик, нишлисең, авылда шуннан да шәбрәк күлмәк табылмагач. Галимулла озак уйлап тормады, өстендәге ак күлмәген салып, егеткә тоттырды.
— Мә, ки!
Галиябануны Асия бик килештереп уйнады. Әллә ни чибәр булмаса да, күз-кашларын каралтып, ирен-битләрен алсулаткач, бөтенләй үзгәрде кызый, карап туймаслык чибәркәйгә әйләнде дә куйды. Бүтәннәр дә:
— Мондый матур Галиябануны күргән юк иде , — дип, тел шартлатты.
Тавышы бик матур иде шул Асиянең. «Сандугачтай өздерә» дип шундыйларга әйтәләрдер инде. Соңгы күренештә, Хәлилнең күкрәгенә капланып күз яше түккәндә, бөтен клуб аңа кушылып үкседе.
Яшьләр бу кадәр уңышны көтмәгән иде. Күңелләре көр булып, шатлыктан шау-гөр килделәр, тик Тәзкирә генә клубка килмәгән булып чыкты...
Әле ул чакта да Асия Зарифка гашыйк түгел иде. Ничек булсын ди! «Подручком» йөргән Тәзкирәсе бар бит аның!
Барысы да соңрак башланды. Директорның ап-ак күлмәгенә «Галиябану» битендәге буяулар шактый бизәк салып өлгергән булып чыкты. Зариф күлмәкне өч-дүрт кат юып та, теге тапларны бетерә алмагач, Асиягә төбәлде. Дөресрәге, күлмәк юып маташканда, Асия аның ишеген үзе шакыды. Директор абыйсы пионервожатый кызны Зарифка йомыш белән җибәргән иде. Күлмәкне, бергәләп, бишенче-алтынчы кат та юып карадылар, анда да агарта алмагач, Асия, өенә алып кайтып, казанга салып кайнатып карарга булды.
Шикәр кебек ак күлмәкне егеткә тапшырганда, Асия аңа гашыйк иде инде.
— Әнә, бар! Галиябануың юсын! — дип, Тәзкирәнең күлмәкне йөзенә атуын Зариф кызга әйтеп тормады.
Асия исә гыйшкын берәүгә дә сиздермәде, эчтән генә янды, эчтән генә көйде кыз, шулай да теге күлмәк ике арага дуслык күперен салып өлгергән иде. Тик дуслык кына шул... Ә күңел ымсына, йөрәк өметләнә... Кыз төннәр буе йоклый алмый борсалана:
— Нинди бәхетле бу Тәзкирә!
...Укытучылар бүлмәсендә икәүдән-икәү генә бәйрәм газетасы чыгарып утырганда Зариф Асияне шаккатырды.
— Минем кебек егеткә кияүгә чыгар идеңме син?
Асия бермәл тынсыз торды.
Егет газетага иелә төште:
— Ә менә Тәзкирә чыкмыйм ди!..
Кызга әллә нәрсә булды, кулындагы карандашы да, кәгазьгә төртелеп, «шырт» итеп сынды.
Зариф Асиядәге үзгәрешне сизмәде дә, егетнең үз хәле хәл иде:
— Йортсыз-җирсез, туган-тумачасыз бер килмешәккә чыгарга, син мине кем дип белдең ди.
Асиянең тез буыннары калтырады, егылып китмәс өчен өстәл читенә чытырдатып ябышты. Бары тик иреннәр генә сүзсез пышылдады:
«Мин чыгар идем... Чыгар идем!»

Дәвамы бар

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев