Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ӘДӘБИЯТ

Ташлама мине (2нче кисәк)

Сезнең игътибарга Мөнирә Сафинаның хикәясен тәкъдим итәбез.

... Башка кеше «минем белән шундый хәл булды» дип сөйләсә, Гөлкәй ышанмаган булыр иде, «әкият сөйли» дип көлеп торыр иде. Әле баштарак, үзе дә, авырга узганын белгәч, ышанмады. «Могҗиза-а-а!» — дип идәнгә шуып төште ул стенага сөялгән җиреннән. Шундук табиб янына чыгып йөгерде. Ул да: «Котлыйм, ханым, сезнең ике атналык авырыгыз бар», — дигәч, Гөлкәй кәҗә бәтие күк сикергәләде, табибны кочаклап үпте. Шатлыгының чиге юк иде...

Көннәр узды, булачак ана тормыш мәшәкатьләренә кереп чумды. Балага бөтен кирәк-яракны алып кайтып, бүлмәне җыештырып, әзерләп үк куйды. Вак-төяк мәсьәләләр белән онытылып, намаз укуны кичектерә башлады. Ахырдан: «Бала алып кайткач укырмын әле», — дигән сылтау табып, бөтенләй туктатты. Инде аның Коръән укырга да вакыты җитми башлады. Кырык яшенә кадәр ана булу теләгенә ирешә алмаган хатынның эчке хис-кичерешләрен үзләре шушы халәтне кичерүчеләр генә аңлардыр, мөгаен.

Әмма... Шатлыкның да чиге була икән. Тикшеренергә килгәч, Гөлкәйне: «Яралгының ике аягы юк, бүген үк хәл итегез, балагыз гарип булып туачак», — дип күктән җиргә төшерделәр. Аяз көнне яшен суктымыни... Дөресме бу диагноз? Ни өчен? Ни эшләргә?.. Шушы гомер көткәннән соң, баланы үзе үк үлемгә хөкем итсенме? Аллаһы Тәгалә ни дияр?.. Тапса, ике аягы булмаган баласының караватта ятуын күтәрә алырмы?.. Рафис ни дияр?.. Гөлкәй бер почмактан икенчесенә бәргәләнеп көн уздырды. Эштә Рафиска бу хакта сүз башлау ахмаклык булыр, кичкә кадәр сабыр итәргә кирәк, дип уйлады. Дөрес уйлаган икән...

Баланың гарип булып туачагын белгәч, Рафис ун елга беренче тапкыр «ирлеген» күрсәтте. «Тапмыйсың!» — дип йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты һәм үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Ул инде элекке юаш егет түгел, үзгәргән һәм куркыныч кешегә әйләнгән иде. Моны аңлаган Гөлкәйгә тагын да авыр булып китте, кинәттән иңнәренә ишелеп төшкән кайгыны ялгызы гына кичерергә туры киләчәген уйлап, яшь түкте. Иртән эшкә бергә барсалар да, сөйләшмәделәр. Рафис кына: «Абортка бармасаң, мин синнән китәм», — дип мыгырданды. Хатын: «Китмә! Ташлама мине! Ул бит синең дә балаң!» — димәде, баткан кеше саламга ябышкандай, кабинетына керүгә имамның номерын җыйды. Биш минуттан: «Мин бүген юк, киңәшмәгә киттем», — диде дә мәчеткә юл алды. Ул инде башка беркемнән дә ярдәм көтми, имам: «Дин буенча, гарип булып туасы баланы төшерү тыелмый», — дисә, Рафис кушканча эшләр дә... Ә аннан соң ничек яшәячәген ул әле белми, башына да китерә алмый иде.

Мәчеткә керү белән, Гөлкәй имамга ниләр булганын берни яшермичә сөйләп бирде. Бик игътибар белән тыңлаганнан соң, имам бераз вакыт дәшми утырды. Болай да инде хәсрәтеннән сыгылып төшкән хатынны кызгандымы, сүзен ерактан башлады.

— Адәм баласы бу дөньяда кунак кына икәнен аңламый. Кунакка килгәч, кунакча яшәргә кирәк бит инде. Ә юк, адәм баласына күп кирәк, ул тәмле ашауга гына риза түгел. Аңа кешедә булган байлык, кешедәге бәхет кирәк. Кеше бәхетен тартып алып бәхетле, байлыгын тартып алып бай булырга тели. Тарихка күз салсак, большевиклар булганны җимереп, байларны талап властька килделәр.Тырыш, хезмәт сөйгән кеше генә бай була. Ил алга киткәнме талап алган байлык белән? Шуннан соң колхозлашу чорын карасак... Безнең бабайларыбызның җирләрен, терлекләрен тартып алганнар, хәллерәкләрен илдән сөргәннәр. Баедымы колхозлар? Кеше күз яше белән әллә кая китеп булмый. Нигә күзгә күренеп торган нәрсәләрне дә аңламый халык? Чөнки аларның күзләрен наданлык пәрдәсе каплаган. Бирүче дә, алучы да — Аллаһ, бер Аллаһ кына! Син көчле, көчсезнең байлыгын да, бәхетен дә тартып алып була. Әмма аның байлыгы белән бай була алмаган кебек, кеше бәхете белән бәхетле була алмыйсың. Менә сине генә әйтим әле. Үткәннәреңне искә ал да, бүгенге тормышыңа күз сал. Ихластан түгел идемени тәүбәгә килүең, Аллаһны тануың, Аңа ышанычың? Ул бит сиңа ышанды, өмет бирде! Гомерең буе көткәнеңне биреп, ярдәм кулын сузды, карыныңа орлык салды! Бу бәхеттән син көн-төн Аллаһка рәхмәтле булырга, догадан туктамаска тиеш идең. Изге гамәлләр кылудан арымаска, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга тиеш идең! Ә син нишләдең?.. Аллаһы Тәгалә сиңа сораганыңны биреп, сынап карады. Ә син сынаттың! Менә тагын миннән могҗизалы сүз көтеп утырасыңмы? Иман — су сибеп үстерсәң үсә, су сипмәсәң үлә торган гөл кебек ул. Иманың үлә икән, син инде мәчеткә килеп кенә ниятеңә ирешә алмассың. Иман — ышаныч дигән сүз! Аллаһка бер шиксез ышану! Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелу дигән сүз. Мин әйткәннәрне аңласаң, гаебеңне ихластан төзәтсәң, көткән могҗизаң йортыңа үзе килеп керер. Әгәр дә баладан котылырга уйласаң, сине тагын да зуррак газаплар көтеп торганын онытма! Ул бала төшләреңә кереп йөдәтәчәк. Сине йокыдан: «Әнием!» — дип дәшеп уятачак. Муеннарыңа килеп сарыласы куллардан үзеңне үзең үк мәхрүм итәргә уйлама да. Син ошбу дөньяда нинди балага лаек булсаң, Аллаһ шундыйны бирә, онытма бу хакыйкатьне!

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев