«Адымнар — Алабуга» укучысы Миңсылу Сәлахова дәрәҗәле конкурс лауреаты булды
Ул Илһам Шакиров репертуарыннан җыр белән гала-концертта лаеклы чыгыш ясады.
«Адымнар — Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының 6А сыйныфы укучысы Миңсылу Сәлахова дәрәҗәле конкурс лауреаты булды.
21 февральдә Сарман авылында «Илһам чишмәсе» төбәкара җыр фестиваль-конкурсының II этабы һәм йомгаклау кичәсе булды.
Удмуртия, Башкортостан, Ростов-на-Дону, Пенза, Пермь, Лениногорск, ХМАО, Оренбург өлкәсе, Мәскәү, Казан кебек Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар башкару осталыгында үз талантларын тәкъдим итте.
Финалга 200 катнашучы арасыннан 31 иң көчле конкурсант үтте, алар арасында «Адымнар — Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының 6А сыйныфы укучысы Миңсылу Сәлахова да бар (преп. Темиргалиева Н. А.).
Миңсылу икенче турга уңышлы үтте һәм Илһам Шакиров репертуарыннан җыр белән гала-концертта лаеклы чыгыш ясады һәм дәрәҗәле конкурс лауреаты булды.
Миңсылуны зур җиңүе белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев