Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр грантка ия булды

Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче Елена Рябцова «Тылсымлы кадр» проектын яклады һәм 50 мең сумлык грантка ия булды.

«Благопредприниматель» проекты Россиянең 16 субъектының махсуслаштырылган учреждениеләрендә яшәүче 13-18 яшьлек ятим балаларның финанс белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән. Проект Президент Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелгән гранты, Ак барс «Созидание» хәйрия фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Быел Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр Казан шәһәрендә узган «Благопредприниматель-2021» икътисади сменасында бишенче тапкыр катнашты. Юбилей сменасына килгән РФ Интернат-учреждениеләре карамагындагы яшүсмерләр үзләренең финанс белемнәре дөньясына сәяхәтләрен кейс-чемпионаттан башлап җибәрде. Сменага 85 бала һәм дистанцион укытуны узган һәм иң югары нәтиҗә күрсәткән 55 педагог-куратор чакырылган иде. 

Беренче этапта балалар 7 модульдән торган www.Stepik.org белем бирү платформасында курс уздылар. Уку нәтиҗәләре буенча катнашучылар «Мин проблеманы күрәм. Ничек хәл итә алам?» темасын эссе яздылар, социаль эшкуарлык буенча балалар проектлары идеяләрен булдырдылар. 

Алабуга балалар йорты тәрбияләнүчесе Рябцова Елена «Тылсымлы кадр» проектын яклады һәм 50 мең сумлык грантка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев