Алабуга футболчылары ТР Чемпионатының бронза призерлары булды
Чемпионатның иң яхшы уенчысы дип «Алабуга-Эссен» командасы уенчысы Немтырев Михаил Сергеевич танылды.
24-26 март көннәрендә Казанда ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Алабуга данын «Алабуга-Эссен» командасы яклады. Тренерлар: Альберт Төхвәтуллин һәм Денис Денисенко.
Матч нәтиҗәләре буенча Алабуга командасы әлеге чемпионатта бронза призер булды. Чемпионатның иң яхшы уенчысы дип «Алабуга-Эссен» командасы уенчысы Немтырев Михаил Сергеевич танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев