Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев спортчыларны бүләкләде
Спорт командасы мини-футбол буенча Республика Чемпионатында бронза призер булды.
28 мартта шәһәр җитәкчеләре планеркасында Алабуга районы башлыгы «Алабуга-Эссен» спорт командасын бүләкләде. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алабуга командасы ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында бронза призер булды.
Шулай ук Рөстәм Нуриев мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарында республика этабы җиңүчеләрен — Алабуганың 8 нче урта мәктәбе командасын котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев