Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуга спортчысы йөзү буенча республика ярышларында җиңде

Ярышларда 15 команда, барлыгы 284 спортчы катнашты.

3-6 март көннәрендә Казанда 15-16 яшьлек егетләр һәм 13-14 яшьлек кызлар арасында зур суда (50 метрлы бассейн) йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының иң көчле 284 спортчысыннан торган 15 команда катнашты. 

Алабуга данын тренерлар Турцева Е.А. һәм Галимов М.И. җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбенең 9 спортчысы яклады.

«Олимп» спорт мәктәбе шәкерте Тамаков Даниил (2005 елгы), ике ышанычлы җиңү яулап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте:

1нче урын — ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә (72 катнашучы арасыннан).

2нче урын — ирекле стиль белән 100 метр дистанциядә (112 катнашучы арасыннан).

Казаева Полина (2007 елгы) һәм Лавраков Роман (2005 елгы) үз нәтиҗәләрен яхшырттылар — ирекле стиль белән 100 метрлы дистанциядә беренче зурлар разрядын үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев