Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугалы «Россиянең нәни гүзәле-2022» титулына һәм «Милләт горурлыгы» исеменә лаек булды

Бөтенроссия конкурсында Татарстан данын Алабугадан Миңсылу Сәлахова яклады

Шушы көннәрдә Мәскәүнең «Бородино Холл» концертлар залында «Россиянең Мини-миссы һәм Мини-мистеры» матурлык һәм талантлар фестивале узды. Бөтенроссия конкурсында Татарстан данын Алабугадан Миңсылу Сәлахова яклады. Нәтиҗәдә, ул үз яшь категориясендә иң яхшысы булды.

Әнисе Диләрә сүзләренә караганда, узган елны ул «Татарстанның нәни гүзәле» бәйгесендә катнашып, беренче урынны яулаган, ә икенче этап — республикабызны бөтен ил дәрәҗәсендә тәкъдим итү иде. Конкурс өч көн дәвам итте. Шушы вакыт эчендә Миңсылу республика һәм шәһәребез турында сөйләде, сәләтләрен күрсәтеп, жюри әгъзаларын шаккатырды.

Миңсылу — милләтебез горурлыгы. Ул, чын мәгнәсендә, таланты бала. Кечкенә генә булса да, үзен һәр өлкәдә дә танытырга җитешкән. Миңсылу вокал белән шөгыльләнә, музыка мәктәбенә йөри, фортепианода уйнарга өйрәнә, бадминтон һәм актерлык осталыгы белән дә мавыга. Тугыз яшьлек кызчыкның шулай барысына да өлгерүе күпләр өчен гаҗәеп хәлдер.

Мавыгулары белән генә тукталып калмыйча, мәктәптә дә иң яхшы укучы ул. Бишле билгеләренә генә укый. "Барлык фәннәрне дә, аеруча математиканы яратып укыйм«,—ди Миңсылу. Әти-әнисе сүзләренә караганда, кыз өчен иң мөһиме — уку, ә алар исә, кызларына берничә түгәрәктә шөгыльләнүдән баш тартырга тәкъдим иткәннәр, тик Миңсылу моңа риза түгел, чөнки ул аларга теләп йөри. Ә сәхнә аның дустына әверелеп бара, анда басып торганда, бернинди дә курку һәм оялу хисе юк ди ул. Ничек барысына да җитешәсең дигән сорауга кыз болай җавап бирде:

— Иң мөһиме — үз көнеңне дөрес планлаштыру. Вакытны бары кирәкле һәм файда китерә торган эшләргә бүлгәндә генә, зур уңышларга ирешергә мөмкин. Минем укуга да, яраткан шөгыльләргә дә, ялга да вакытым җитә.

Аның сүзләренә караганда, ул мондый дәрәҗәдәге конкурста беренче тапкыр катнашкан һәм жюри әгъзаларының уңай фикерләренә бик шат. Кызның ике телдә дә матур итеп җырлавын ишеткәч, аңа үзен «Голос. Дети» проектында сынап карарга тәкъдим иткәннәр.

Сүз уңаеннан, Алабуга кызы «Милләт горурлыгы — 2022» халыкара талантлар фестивалендә дә катнашып, җиңүче булды.

— Бу уңышларым өчен мин әти-әниемә, туганнарыма, укытучыларыма, бигрәк тә укытучым Ләйсән Шакир кызына, мәктәп директоры Надир Дамир улына бик рәхмәтлемен. Туган җиремнән ерак булып та, минем өчен кайгырып торганнарның ярдәме миңа көч бирде, — ди безнең йолдызыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев