Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугалы Сергей Никишин «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында көмеш медаль яулады

МХО ветераны «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясендә яхшы нәтиҗә күрсәтте. Аның җиңүен Алабуга районы башлыгы билгеләп үтте.

Алабугада яшәүче Сергей Никишин инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалында көмеш призер булды. Махсус хәрби операция ветераны «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясендә икенче урынны алды.

Якташыбызның уңышын Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәхсән үзе билгеләп үтте. «Бу җиңү белән горурланабыз!» — дип язды ул үзенең Telegram-каналында.

«Абилимпикс» — Россиядә инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һөнәри осталык конкурслары системасын үстерүне максат итеп куйган халыкара хәрәкәт. Чемпионат катнашучыларга үз сәләтләрен күрсәтергә, хезмәт базарында һөнәри квалификацияләрен һәм конкурентлык сәләтен күтәрергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев