Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабугалылар «Созвездие-Йолдызлык» — 2022 конкурсында призлы урыннар яулады

Фестивальдә Татарстаннан 60 меңгә якын кеше катнашты. 

Шушы көннәрдә «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында яшьләр эстрада сәнгате республика фестиваленең XXII ачык Гала-концерты узды. Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сайлап алу турларын уздыру вакытында жюри әгъзалары тарафыннан 21 мең иҗади номер каралган. Яшь талантлар «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җыр өчен иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә үз мөмкинлекәрен күрсәтте. Быел фестивальдә Татарстаннан 60 меңгә якын кеше катнашты.

Алабуга шәһәреннән килгән сәләтле кызлар-егетләр конкурс җиңүчеләре исемлегенә керде:

Габдрахманова Галия (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) «Вокал-соло» номинациясендә 2нче урын.

Сәлахов Ильяс (музыка мәктәбе) «вокал-соло» номинациясендә 3нче урынны яулады.

«Шатлык Нуры» ансамбле (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә 2нче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев