Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

КФУның Алабуга институты студентлары хөкүмәт стипендиясе алды

РФ Хөкүмәте стипендиясе — күп студентларның хыялы. Алабугада аны берьюлы өч татар кызы алган. Без алар белән әңгәмә кордык.

Ике ел элек мин Алабуга институтының татар бүлеген уңышлы гына тәмамлап, «Алабуга нуры» газетасына эшкә килдем. Инде вакыт үтсә дә, институтым, яраткан бүлегем яңалыклары артыннан күзәтеп барам. Күптән түгел күңелле яңалык килеп иреште — татар бүлегендә укучы студент кызлар РФ Хөкүмәте стипендиясенә лаек булганнар. Әлбәттә, әлеге хәбәрне ишетү белән, мәкалә язу теләге туды. Шул форсаттан файдаланып, мин 4нче курс студентлары — Гөлия Мөкимова, Лилия Талыйпова һәм Эльвира Юнысова белән аралаштым.

Белешмә өчен. Стипендия бер уку елына билгеләнә һәм һәр ай саен түләнә. Әмма бәхетлеләр саны чикләнгән: ел саен аны бөтен ил буенча 5700 студент кына ала. Шулай булгач, конкуренция — җитди.

Гөлия Мөкимова:
«Әлеге конкурс турында без бер атна кала белдек, шуңа күрә барлык грамоталарны, дипломнарны тиз арада җыеп бетердек.

Әлфирә Салихҗан кызы безгә бу эштә бик ярдәм итте, ансыз без бу эшне ерып чыга алмас идек, дип уйлыйм. Мин әлеге конкурсның нәтиҗәләрен бик зарыгып көттем.

12 декабрь көнне иртән электрон почтага: «13 декабрьдә сезне бүләкләү тантанасында көтеп калабыз» дигән хат килде. Әлеге хатны күргәч, мин башта үз күзләремә ышанмадым, әмма соңыннан бик сөендем.

Әлеге чара бик куңелле үтте: кызыклы концерт программасы оештырылган иде. 

РФ Хөкүмәте стипендиясенә ия булуыма мин бик шат, икенче елга да тырышачакмын».

Лилия Талыйпова:
«РФ Хөкүмәте стипендиясен алу — минем өчен зур бәхет һәм зур җаваплылык. Әлеге хәбәрне ишеткәч, мин бик сөендем.

Беренче чиратта, бу бүләк — укудагы тырышлыкны, белемгә омтылуны һәм югары академик нәтиҗәләргә ирешүне тану.

Минем фәнни эшчәнлегемә шундый югары бәя биргәннәр икән, димәк, мин дөрес юлда. Бу юлда ярдәм иткән укытучыларга рәхмәтлемен. Хәйруллина Әлфира Салихҗан кызына барлык авырлыкларда ярдәм һәм һәрнәрсәдә сабырлык күрсәткәне өчен аерым рәхмәт.

Ләкин уку һәм фән — ул минем студентлыкның бер өлеше генә. Институтта сәнгать белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә бар. Мин моның өчен «Ялкын» бию коллективы җитәкчесе Савельева Екатерина Михайловнага чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Чиксез ышаныч, теләсә нинди башлангычта һәм иҗатта ярдәм итүегез өчен рәхмәт».

Эльвира Юнысова:
«Әлеге бәйгедә җиңүем белән чиксез горурланам. Минем өчен бу яңалык чын-чынлап көтелмәгән булды!

Мин укудагы казанышларыма, фәнни басмаларыма һәм мәдәни-иҗат эшчәнлегендәге җиңүләремә нигезләнеп гариза бирдем. Һәр пункт нигезендә искиткеч кешеләрнең ярдәме тора, аларга мин зур рәхмәт белдерерәм.

Габидуллина Фәридә Имаметдин кызына аерым рәхмәт әйтәсем килә — нәкъ менә ул безгә әлеге конкурсның барлыгы турында әйтте.

Безнең хореограф Савельева Екатерина Михайловнага зур рәхмәт! Аның таланты һәм безгә ышанычы ярдәмендә без биюдә зур уңышка ирешә алдык. Бу җиңүләр минем портфолионың әһәмиятле өлешен тәшкил итә.

Шулай ук Хәйруллина Әлфира Салихҗан кызына барлык кирәкле документларны әзерләүдә бәяләп бетергесез ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.

Бу стипендия — минем шәхси җиңүем генә түгел, ә кадерле укытучыларымның уртак хезмәте, ярдәмнәре һәм миңа ышанычы нәтиҗәсе дә».

Әлеге кызлар белән мин чиксез горурланам. Шундый биек үрләрне яулаулары белән котлыйм! Татар бүлегендә шундый студентлар булганда, татар филологиясенең, татар теленең киләчәге өметле дигән сүз. Алга таба да уңышлар теләп калам!

Фото: Шәхси архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев