Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

ТР Президенты «Алабуга-Skills» конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды

Рөстәм Миңнеханов 20 җиңүчене бүләкләде.

Бүген Алабугада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтә.

Аның визиты кысаларында йомгаклау коллегиясе алдынднан «Алабуга-Skills» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Ул «Алабуга Политех» мәгариф үзәге базасында узды. Рөстәм Миңнеханов үз компетенцияләрендә беренче урыннарны алган 20 җиңүчегә бүләкләр тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, ярышлар 7 февральдән 11 февральгә кадәр барды. Быел ярышлар республика күләмендә үткәрелде. 200 дән артык катнашучы 20 компетенциядә көч сынашты.

Бүләкләнүчеләр арасында алабугалылар да бар иде.

Шулай итеп, «Токарные работы на станках с ЧПУ» компетенциясендә «Алабуга политехник көллияте» студенты Сабирҗанов Инсаф бүләкләнде.

«Метрология, стандартизация и сертификация» компетенциясендә «ЕлАЗ» җитештерү берләшмәсе хезмәткәре Потанина Екатерина бүләкләнде.

«Ремонт и обслуживание легковых автомобилей» компетенциясендә җиңүне «Соллерс Форд» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мотористы Андрей Гудовских яулады.

«Водитель вилочного погрузчика» компетенциясендә «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» предприятиесе хезмәткәре Савельев Михаил бүләкләнде.

«Технолог по специальности «Технология машиностроения» компетенциясендә «АлАЗ» хезмәткәре Теплых Максим җиңде.

«Промышленная робототехника» компетенциясендә «Алабуга» СҖТ махсус икътисади зонасы хезмәткәре Котлыбаев Антон бүләкләнде.

«Промышленная автоматика» компетенциясендә «Алабуга» СҖТ махсус икътисади зонасы хезмәткәре Трапезников Руслан бүләкләнде.

«Водитель категории D» компетенциясендә беренче урынны «Соллерс Форд» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәре яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев