Алабуга яшүсмерләренә социаль челтәрләрдә сагалап торучы куркынычлар турында сөйләделәр
Очрашу «Барс» яшьләр үзәге оештырган «Террорсыз дөнья» чаралар циклына керә.
«Барс» яшьләр үзәгендә экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалауга, аккаунтлар һәм банк карталары белән мошенниклык очракларына багышланган очрашу узды.
Алабуга районы буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә җитәкчесе Надежда Назарова мәктәп укучыларына террорчылык һәм экстремизм өлкәсендәге хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы — тыелган материаллар бастырып чыгару, вербовщиклар аша җинаятьләрдә катнашу турында искәртте. Шулай ук ул үз аккаунтларыңны арендага бирергә һәм билгесез затларга шәхси мәгълүмат бирергә ярамый, дип ассызыклады.
«Барс» белгече Артем Чебанов билгеләп үткәнчә, очрашу яшьләр үзәге оештырган «Террорсыз дөнья» чаралары циклына керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев