Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экстремизмга - юк!

Алабугада террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды

Бу атнада террорчылыкка каршы комиссия утырышы Мәскәүдә теракт вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Террорчылыкка каршы якланганлык дәрәҗәсен күтәрү буенча өстәмә чаралар оештыру темасына төп доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Олег Петров чыгыш ясады.

Сүз шулай ук ведомстводан тыш сак бүлегенең баш белгече Александр Бурдинга бирелде.

Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Александр Ябуров ешрак ачыклана торган хокук бозулар турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлегә кадәр бөтен җирдә дә запас ишекләр ачкычсыз ачылмый, ә эвакуация юллары ябылган очраклар була.

Фото: АМР башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев