Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экстремизмга - юк!

Алабугада террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Утырыш кысаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында мәсьәләне карадылар.

23 гыйнварда район Советының кече залында Алабуга муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия (ТКК) һәм оператив төркемнең уртак утырышы узды. Утырышта ТТК рәисе урынбасары — АМР башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева, территориаль сайлау комиссияләре рәисләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

ТКК кысаларында Алабуга муниципаль районы территориясендә Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында мәсьәлә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев