Алабугада халык дружиналары мөһим объектлар буенча патруль үткәрә
Патруль көндәлек режимда уза.
Алабугада террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта террорчылыкка каршы комиссия рәисе − район башлыгы Рөстәм Нуриев, хокук саклау органнары вәкилләре, шәһәр прокуроры, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
Комиссиядә Алабуга муниципаль районының террорчылык һөҗүмнәренең потенциаль куркыныч объектларында террорчылыктан саклану чараларын көчәйтү мәсьәләсен карадылар. Транспорт инфраструктурасы объектларының, шул исәптән федераль юлларның һәм күперләрнең террорчылыктан саклануына аерым игътибар бирделәр. Комиссия рәисе шәһәр эчендә дә, аннан читтә дә юлларны патрульләүне көчәйтергә кирәклеген әйтте. Рөстәм Нуриев халык дружиналарын көчәйтергә тәкъдим итте, аларга ветераннар советы әгъзаларын, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, шулай ук офицерлар берлеге, десантчылар берлеге, чик сакчылары һәм актив студентлар берлеге вәкилләрен кертергә тәкъдим итте. Бу хокук саклау органнарына тәртип сакларга ярдәм итәчәк.
Халык дружиналары узган ялларда ук беренче патрульне башкарды, йөк техникасын карап чыктылар: районыбыздагы иң зур автостоянкадан — «Тургай»дан башлаганнар. Патруль көндәлек режимда уза. Шулай ук хезмәт этләре белән кинологлар да кушылды.
АМР башлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча
ФОТО: АМР башлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев