Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың 1 нче мәктәп яны лагеренда 90 бала ял итә

Мәктәп яны лагерьларында беренче смена ахырына якынлашып килә. 1нче мәктәптә оештырылган "Турист" балалар лагерена ял итәргә 90 бала йөри. Балалар өч отрядка бүленгән.

Отряд тәрбиячеләре - укытучылардан тыш, һәр отрядның вожатыйлары бар. Алар урта сыйныф укучылары арасыннан сайлап куелган. Мәсәлән, 1 нче отрядта Диана, Оля һәм Маша җитәкчегә ярдәм итә. Бу отряд "Салават күпере" дип атала. Пионерлар тәрбиясе вакытындагы атамалардан аермалы буларак, хәзерге балалар үз отрядларына гадәти булмаган исемнәр дә бирә. Биредә икенче төркем шундый үзенчәлекле - "Адреналин". "Адреналин"лыларда вожатыйлар - Аня һәм Карина. Әйдәп йөрүчеләр башка балалардан карап торуга берни белән дә аерылмый, әмма алар җаваплырак. 3нче "Эзтабарлар" отрядында Настя, Валя, Ландыш - шундыйлардан. Өч отрядның вожатыйлары арасында исә Диана активлыгы белән аерылып тора.

Мәктәп лагере башлыгы Ирина Рябова:

- Отряд тәрбиячеләре бик тырышлар. Кемне дә булса аерып күрсәтү дә кыен. Укучылар өчен төрле чаралар оештырыла. Билгеле, программадан тыш, һәр отрядның үз планы бар. "Күңелле Сабантуй", Пушкинның туган көне, "Вожатыйлыкка багышлау", "Мисс Җәй" конкурсы балалар күңелендә аеруча истә калгандыр, дип уйлыйм. Күтән түгел Чаллы Планетарие кунакта булды. Яңгырлы көндә дә балалар шөгыльләрсез калмый. Аларга үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясау ошый, - ди.

Июнь башыннан мәктәп лагеренда балалар ялын кызыклы оештыруда Мөслимә Солтанова һәм Лилия Мостаева күп тырышлык куйган. Хәзер эстафетаны Лиана Тимофеева, Галина Салихова, Сания Шәмсетдинова һәм Гөлсинә Садыйкова дәвам итә.

- Балалар белән җәйге эштә нинди кыенлыклар бар? - дигән соравыма:

- Укучыларны яхшы белгәнгә, балалар белән эшләү авыр түгел, - дип җавап бирде Лиана Тимофеева. Ул бу мәктәптә балаларга татар телен укыта.

Бу атна башында мәктәп лагере отрядлары Бөек Ватан сугышы башланган көннең 73 еллыгына багышланган "Хәрбиләр эстафетасы"нда катнашты. Сишәмбе көнне балаларга Казан дәүләт курчак театрының иҗат коллективы "Иң яхшы әкиятләр" декадасы кысаларында үзенең яңа спектаклен күрсәтте. Гомумән, мәктәп яны лагере тормышы балаларның исендә калдырырлык вакыйгаларга бай.

1нче мәктәпнең хезмәт бригадасы җитәкчесе Ирина Малыкина әйтүенчә, югары сыйныф укучылары җәй буе мәктәп территориясен тәртипкә китереп торачак. Шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән килешү буенча һәр айга бишәр, барлыгы унбиш бала хезмәт бригадасына язылган. Бүгенге көндә сигезенче сыйныфны тәмамлаган бер кыз һәм дүрт егет көн саен үз мәктәпләренә эшкә йөри. Бер-ике сәгать саф һавада физик эш аларның тәннәрен чыныктыра, җаннарын рухландыра.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев