Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Ата-ана­лар укы­ту­чы­ны як­лый

Хәр­би эш дә­рес­лә­рен алып ба­ру­чы Ми­ха­ил Се­ме­нов­ка ка­ра­та җи­на­ять эше куз­га­тыл­ган, дип яза рес­пуб­ли­ка­да нә­шер ите­лә тор­ган кай­бер мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры.

Тик­ше­рү юра­ма­ла­рын­нан кү­рен­гән­чә, 2011 ел­ның 23 сен­тяб­рен­дә мәк­тәп­нең хәр­би эш җи­тәк­че­се 3 нче мәк­тәп­нең 5 "К" сый­ны­фын­да хәр­би әзер­лек дә­ре­се ва­кы­тын­да ике уку­чы­га ка­ра­та тәр­бия мак­сат­ла­рын­да "хәр­би чы­ныгу" алы­мы кул­ла­на (ар­ми­я­дә сол­дат бил­гә ка­дәр чи­шен­де­ре­лә, кал­ган­на­ры янын­нан йө­ге­реп үтеш­ли уч­ла­ры бе­лән аның тә­не­нә ка­гы­ла-су­га). Ма­те­ри­ал­лар­дан кү­рен­гән­чә, ба­ла­лар­га ка­ра­та бу җә­за ст­рой­да сөй­ләш­кән өчен бил­ге­лән­гән.

Әм­ма шә­һә­ре­без­дә бил­ге­ле ке­ше бу­ла­рак, Ми­ха­ил Се­ме­нов­ны хез­мәт­тәш­лә­ре ге­нә тү­гел, ата-ана­лар да як­лап чык­ты. Уку­чы­ла­ры­быз игъ­ти­ба­ры­на соң­гы­ла­ры­ның шә­һәр җи­тәк­че­ле­ге­нә юл­ла­ган хат­ла­рын­нан өзек­ләр ки­те­рә­без.

"Без, 3нче ур­та мәк­тәп­нең 5 нче ка­дет сый­ны­фы ата-ана­ла­ры, ка­дет сый­ны­фы­ның тәр­би­я­че-офи­це­ры Ми­ха­ил Ва­ди­мо­вич Се­ме­нов­ны як­лап, сез­гә мө­рә­җә­гать итә­без. Пе­да­гог­ның ба­ла­лар­га ка­ра­та рә­хим­сез­ле­ге ту­рын­да ише­теп бик га­җәп­лән­дек.

Ту­лы җа­вап­лы­лык бе­лән сез­гә шу­ны җит­ке­рә­без, Ми­ха­ил Ва­ди­мо­вич, ба­ла­лар өчен дип, җанын-тәнен биреп эш­ли. Ул һәр ба­ла­ны, шул исәп­тән тәр­би­я­гә авыр би­ре­лә тор­ган­нар­ны да, тәр­би­я­ли, дөрес юлга бастыра. Ул ба­ла­лар­га бик игъ­ти­бар­лы, сиз­гер кү­ңел­ле, аңа дис­цип­ли­на­лы­лык, та­ләп­чән­лек хас. Шу­шы ук сый­фат­лар­ны ул ба­ла­лар­дан да та­ләп итә.

Ул төзегән ав­тор­лык прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә эш­ләп, укы­ту­чы җи­тәк­че­ле­ген­дә ба­ла­лар бер ел эчен­дә ны­гый, чы­дам­лы, тү­зем­ле­гә әй­лә­нә, тех­ни­ка­ла­ры ка­мил­лә­шә. Спортчыларга хас җый­нак, тәр­тип­ле, төз гәү­дә­ле ка­дет­лар үз тәр­тип­лә­ре бе­лән баш­ка­лар­га үр­нәк бу­лып то­ра. Ми­ха­ил Ва­ди­мо­вич - ба­ла­лар өчен сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше үр­нә­ген күр­сә­тү­че дә.

Нәкъ ме­нә аның ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән шә­һә­ре­без­дә кул кө­рә­ше бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка һәм Бө­тен­рос­сия ярыш­ла­ры оеш­ты­ры­ла. М.Се­ме­нов шә­керт­лә­ре ан­да һәр­ва­кыт ях­шы нә­ти­җә­ләр күр­сә­тә. Соң­гы ел­лар­да Ми­ха­ил Ва­ди­мо­вич­ның Ва­та­ны­быз­ны ла­ек­лы сак­лау­чы­лар тәр­би­я­лә­ве күз ал­дын­да: хәр­би часть­лар­дан кил­гән Рәх­мәт хат­ла­ры әнә шу­лар ту­рын­да сөй­ли. Без ал­га та­ба да ба­ла­ла­ры­быз­ны Ми­ха­ил Ва­ди­мо­вич ке­бек пе­да­гог­лар тәр­би­я­лә­вен те­ли­без. Әле­ге ва­кый­га­ны шәх­сән үз конт­ро­ле­гез­гә алу­ы­гыз­ны со­рый­быз".

Әле­ге хат­ны ата-ана­лар ко­ми­те­ты рә­и­се һәм аның әгъ­за­ла­ры им­за­ла­ган.

Укы­ту­чы­га бул­ган хөр­мәт һәм рәх­мәт­лә­рен бел­де­реп, ата-ана­лар без­нең ре­дак­ци­я­гә дә мө­рә­җә­гать ит­те. Кай­бер­лә­ре­нең ба­ла­ла­ры хә­зер ар­мия саф­ла­рын­да хез­мәт итә. Без алар­ның кай­бер­лә­ре бе­лән те­ле­фон аша хә­бәр­ләш­тек.

"Мин го­ме­рем буе Ми­ха­ил Ва­ди­мо­вич­ка рәх­мәт­ле бу­ла­чак­мын, ул ми­не күп нәр­сә­гә өй­рәт­те,- ди Ра­бис Са­ла­хов.- Хә­зер мин конт­ракт бу­ен­ча Че­чен Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Хан­ка­ла шә­һә­рен­дә хез­мәт итәм. Мо­ңа ка­дәр ар­мия хез­мә­тен Наль­чик­та үт­тем. Ул чак­та раз­вед­ка ро­та­сын­да һәм ме­нә хә­зер дә ми­ңа мәк­тәп­тә Се­ме­нов бир­гән бе­лем һәм кү­нек­мә­лә­рем нык яр­дәм итә. Ми­нем бе­лән бер­гә "Яшь де­сант­чы" клу­бын­да шө­гыль­лән­гән баш­ка егет­ләр дә шул фи­кер­дә­дер дип уй­лыйм, чөн­ки Ми­ха­ил Ва­ди­мо­вич без­не фи­зик як­тан ны­гы­ту бе­лән ге­нә шө­гыль­лән­мә­де, бәл­ки кат­лау­лы тор­мыш хәл­лә­рен­дә без­гә яр­дәм ит­те, чы­дам бу­лыр­га өй­рәт­те. Бу оч­рак­та мин аны бө­тен кү­ңе­лем­нән хуп­лыйм-як­лыйм. Аңа зур сә­ла­мем­не һәм рәх­мә­тем­не җит­кер­сә­гез иде".

Ләй­сән Га­ли­мо­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев