Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Бәйрәмең белән, укытучым!

Укытучы - иң игелекле һөнәр ияләренең берсе. Һәр кешенең, ул тормышта нинди генә зур дәрәҗәгә ирешкән булмасын, белем алуы мәктәп бусагасын атлап кергән көненнән башлана. Укытучыларын сагынып, аларны котлап язылган тәбрик хатларын алу безгә дә зур куаныч. Редакциядә хезмәт куючы журналистларның да күбесе һөнәре буенча укытучы бит. Бу санда без...

Укытучым

Минем яраткан укытучым - Зөлфирә Габделнур кызы Тихомирова. Ул татарча, русча, инглизчә яхшы белә. Зөлфирә апа инглиз телен бик әйбәт өйрәтә. Кайбер вакытта таләпчән дә була. Дәрес вакытында ул безгә кызыклы физкульминуткалар ясата. Зөлфирә апа үзе дә, ул укыткан фән дә миңа бик ошый, чөнки инглиз телен өйрәнгән кеше чит илләргә йөри ала. Чит илләрдә төрле кешеләр белән аралашып була.

Зөлфирә апабыз әле рус әдәбиятын да укыта. Бу дәрестә без шундый кызыклы, тылсымлы әкиятләр, хикәяләр укыйбыз, сөйлибез.

Зөлфирә апа минем иң яраткан укытучым. Мин барлык укытучыларны да һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Аларга нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, авыр эшләрендә зур уңышлар телим.

Зөһрә ӘХТӘМОВА

Минем яраткан укытучым

Менә җиргә көз аяк басты. Агачлар саргылт-кызыл төскә керде. Җиргә алтынсу келәм җәелде. Көз - моңсу да, күңелле дә ай. Чөнки октябрь аеның беренче атнасында укытучылар көне билгеләнеп үтә.

Безне, бишенче сыйныф укучыларын, быел күп укытучылар укыта. Минем шуларның берсе турында язасым килә. Ул математика укытучысы, безнең класс җитәкчесе - Светлана Михайловна Смехова. Ул - бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Һәрберебезнең уңышларына сөенә, борчуларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.

Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да.

Укытучы менә шундый оста һөнәр иясе икән ул! Мин укытучымны бик яратам!

Зилия НУРИӘХМӘТОВА

Бәйрәмең белән, укытучым!

Укытучы! Нинди матур сүз! Авыр вакытларда аңлаган, һәрвакыт төпле белем бирергә тырышып, ярдәм кулы сузарга әзер торган кеше сез, Укытучы!

Беренче сентябьрдән яңа уку елы башланып китте. Без башлангыч мәктәптән урта сыйныфка күчтек. Безне төрле фәннәрдән төрле укытучылар укыта башлады. Минем иң яраткан укытучым - Рузилә Гәбдрәшит кызы Әхмәтҗанова. Ул безне татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Мин бу дәресләрне түземсезлек белән көтеп алам. Үз ана телеңне белү - һәр кешенең изге бурычы. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә без халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен, татар шагыйрьләренең, язучыларының тормыш юлын, аларның әсәрләрен өйрәнәбез. Рузилә апа безне сәнгатьле укырга, дөрес, матур язарга, игътибарлы булырга өйрәтә. Аның дәресләрендә без бик күп мәгълүмат алабыз. Рузилә апаны тын да алмыйча тыңлыйбыз. Аның матур тавышы челтерәп аккан чишмә тавышын хәтерләтә.

Мин Рузилә апаны һәм барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.

Эшләрегез гөрләп барсын,

Көннәрегез имин булсын,

Төннәрегез тыныч торсын

Ходай Сезгә озын гомер бирсен!

Азалия ГАЙНАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев