Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

“Ел укучысы – 2012” (фотолар)

15 мартта Алабуганың 1нче гимназиясендә "Ел укучысы - 2012" бәйгесе узды.

Әлеге конкурс Алабуга мәгариф идарәсенең милли бүлеге тарафыннан "2012 ел - тарихи-мәдәни мирас елы" уңаеннан үткәрелде.

Бәйгедә һәр мәктәптән бер укучы катнашты. 7нче һәм 8нче сыйныф укучылары тамашачыларга, жюрига үз сәләтләрен, белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтте.

"Ел укучысы - 2012" конкурсы белем алуда һәм тәрбия чараларында уңышка ирешүдә укучыларның, укытучыларның һәм ата-аналарның үзара хезмәттәшлеген активлаштыру; милләтләр үсеше өчен файдалы булган конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү; татар халкының авыз иҗаты әсәрләрен җентекләп өйрәнү; туган якка мәхәббәт тәрбияләү максатларын куя.

Бәйгедә катнашучылар жюрины һәм тамашачыны үз-үзләре белән таныштырды, бер сәнгать номеры күрсәтте, "Алабуга буйлап сәяхәт" исемле презентация әзерләп аның белән таныштырды.

Җиңүчене билгеләгәндә укучының башкару осталыгына, сәхнә культурасына, татар телендә матур итеп сөйли белүенә игътибар бирелде.

Бу турыда киләсе саннардан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев