Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Электрон балалар бакчасы

Алабуга муниципаль районында төрле категорияле 44 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли. Шуларның 26сы - шәһәрдә, 18е - авылда.

Балаларны белем бирү учреждениеләренә исәпкә кую һәм ташламага ия булучылар чиратына кертелү тәртибе турында Алабуга муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова сөйләде.

Күпчелек мәктәпкәчә учреждениеләрдә балалар саны проект урыннарыннан артып китә, ягъни 100 проект урынга 115 бала туры килә. Балалар бакчаларында сабыйларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлгән чаралар үткәрелә, мәктәпкә әзерләү эшләре дә актив бара. Мониторинг нәтиҗәсе буенча, балаларның 95 проценты мәктәпкә әзерлекнең югары һәм уртача дәрәҗәсенә ия.

Тигез мөмкинлекләр принцибын саклау максатыннан 2011 елның 1 апреленнән "Электрон балалар бакчасы" системасы эшли башлады. Хәзер ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында баланы бакчага алу турында гариза алырга, бакчага исәпкә куярга һәм кабул итәргә мөмкин. Балалар бакчасына ике төрле ысул белән чиратка басарга була:

- гаризаларны шәһәр-район мәгариф идарәсенең өченче кабинетында сишәмбе көнне иртәнге 8.00дән 12.00гә кадәр, җомга көнне 8.00дән 17.00гә кадәр кабул итәләр.

- uslugi.tatar.ru сайтына чыгып (баланың туу турындагы таныклыгы кирәк булачак), чиратка мөстәкыйль басарга була.

2012 елның беренче гыйнварына алынган мәгълүмат буенча, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратта 2165 бала тора. Шуларның 1349ы - яшь ярымга кадәр, яшь ярымнан өч яшькәчә - 772 бала, өч яшьтән җиде яшькә кадәр 38 бала. Алар арасында федераль ташламага ия булучы 266 бала бар.

Алабуга районы балалар бакчасына чиратта торучылар күп булган районнар унлыгына керә. Шуңа да карамастан, өч яшьтән җиде яшькә кадәр чиратта торучы балалар саны аз булганга (44 бала), шәһәр быел "Бәләкәч" программасына кермәде.

Зур чират проблемасын хәл итү максатыннан балалар бакчаларында 105 урынга исәпләнгән өстәмә җиде төркем ачылды. Бүгенге көндә баланы балалар бакчасына алуның төп шарты - "Электрон балалар бакчасы"нда теркәлү.

Балалар бакчасына чираттан тыш урнашу хокукы түбәндәгеләргә бирелә:

- судья, прокурор һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре балалары, Төньяк Кавказ регионы территориясендә һәлак булган хәрбиләрнең балалары, янгынга каршы хезмәт, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре балалары һәм гражданнарның башка категорияләре.

Шулай ук балалар бакчасына беренче чиратта инвалид балалар, әти-әнисенең берсе инвалид булган һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар кабул ителә.

Л.Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250