Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

«Энҗекәй» балалар бакчасында экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә

31нче санлы «Энҗекәй» балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме белән «Яз килә» дигән кичә узды.

Балаларда кечкенәдән үк табигатьне ярату, аның матурлыгын тою, шуны саклый белү хисе тәрбияләнергә тиеш. Безнең балалар бакчасында бу юнәлештә җитди эш алып барыла. Җитәкчебез Әлфия Исламова һәм методистыбыз Оксана Попова экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирә.
«Яз килә» дип исемләнгән чара да табигать күренешләре, үсемлекләр, кошлар һәм хайваннар дөньясы турында белемнәрне ныгыту максатыннан үткәрелде. Аның барышында табигатьне яратырга, үсемлекләргә һәм төрле җан ияләренә сак карарга, табигать кочагында үзеңне дөрес тотарга кирәклеге искәртелде. Мондый чаралар безнең бакчада еш үткәрелә, балалар да аларда актив катнаша. Әлеге чара язга багышланган матур шигырьләр, җырлар, мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Әйтик, сабыйларга бигрәк тә «Кышлаучы һәм күчмә кошларны тап» уены ошады. 
Күңелле чараларда катнашу балаларның үзләренә дә кызык. Табигатьне саклау бүгенге көннең иң мөһим проблемаларының берсе. Һәм моңа кечкенәдән үк өйрәтү бик мөһим. 
Равилә ЮНЫСОВА, Гөлназ РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев