Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Хезмәтнең тире – ачы, җимеше татлы

Кеше гомере... Шушы гомернең күп­медер өлешен нидер кө­теп, нәрсәгәдер өметләнеп үткәрә адәм баласы: сөясе, сөеләсе, кешечә матур итеп яшисе, үз юлыңны, тормышта үз кыйблаңны табасы килә.

Әйе, тормыш ул - мәңгелек корылыш. Алда, барысы да алда, дип яшисең. Алда - бәхет таңы, алда - шатлык, матур тормыш кебек тоела. Алда - беркайчан да югалмый торган нәрсәне эзләү проблемасы. Ә югалмый торган нәрсә ул - тормышта үз юлыңны табу, изге эш-гамәлләр кылу.

Тормышыңны мәгънәле итеп кору - һәркем күтәрелергә тиешле биеклек. Сүзем бүген үз тормышыннан ямь, тәм табып, тиешле биеклеккә күтәрелеп, гөрләтеп эшләп яшәп ятучы Лилия Мирза кызы Юнысова хакында. Бу биеклек аның өчен гади бер укытучы булып хезмәт итү булды. Инде чирек гасырга якын балалар күңеленә гомумкешелекнең асыл сыйфатлары орлыкларын салырга тырыша ул. Укытучының гомер озынлыгы да шуның белән үлчәнә торгандыр. Укытучы хезмә­те өчен минут, сәгать, атна, айлар, еллар гына түгел, ә дистәләгән еллар буе акыл хезмәте түгәргә кирәк. Әмма бу эш Лилия Мирзовнаны куркытмый, бары сөен­дерә генә. Күбрәк эшләгән саен, ул укучылары турында ныграк уйлана кебек. Әйе, уйлый калсаң, һәр укучы - язылмаган роман. Эш коралыбыз да башкаларныкыннан күпкә аерыла безнең. Ул - гап-гади акбур. Күпме бала, ничәмә-ничә пар күз бездән җавап көтә. Безнең уйларыбыз шул сабыйларның күңеленә барып тоташа. Алар үсә, зурая, безнең күз алдыбызда шәхес буларак формалаша. Хисләр белән янып, ялкынланып укыту, балалардан чын кеше ясау, чын шәхес тәрбияләү бездән чамадан тыш белем, сабырлык, энергия, түземлек һәм ихтыяр көче таләп итә. Күпме хисләр, күпме йокысыз төннәр кирәк микән мондый эшкә?!

Андый йокысыз төннәре аз булмагандыр коллегамның. Һәм әйтергә кирәк: аның тырышлыгы бушка китмәде. Лилия бүгенге көндә Иске Юраш урта мәктәбенең тирән белемле, киң эрудицияле, иници­ативалы һәм иҗади эшләүче, бай тәҗрибәле, югары категорияле педагогы югарылыгына күтәрелде. Хезмәттәшемнең кылган изге эш-гамәлләре мәгариф идарәсе тарафыннан вакытында тиешенчә бәяләнде. Ул исәпсез-хисапсыз грамота, Россия Федерациясенең мактаулы укытучысы исеменә лаек булды. Укытучының максаты бер: укучыларга җәмгыятьнең һәм дәүләтнең мөһим перспектив ихтыяҗларына туры килә торган заманча сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү. Лилия Мирзовна - җиңел аралашучан, туры сүзле, кешелекле, кече күңелле, оста оештыручы. Татар теле һәм әдәбиятын камил дәрәҗәдә белүче коеп куйган мөгаллим. Шуңа күрә дә ул укыткан укучыларының берсе дә югары уку йортларына кергәндә авырыксынмый. Һәм бөтенесе дә диярлек тормышта үз урыннарын таптылар. Укытучы һәр укучыны шәхес итеп күреп, аның белән киңәшеп эш итә белә. Ул һәр укучы белән индивидуаль эшләргә, укыту һәм тәрбия процес­сын баланың сәләтен, мөмкинлеген истә тотып оештырырга тырыша. Күп укый, өйрәнә, эшен нигезле, фәнни итеп оештыра белә, һәр эшне йөрәк җылысын биреп башкара. Ул укыткан балаларның берсенең генә дә күңелендә бу укытучыга карата ниндидер "юшкын " сакланадыр дияргә һич урын юк. Бар укучылары да аңарга рәхмәт кенә укый торгандыр.

Гомумән укытучының күпкырлы эшчәнлеге турында бик күп сөйләргә булыр иде, әмма хәзергә шулар белән канәгатьләнеп, аның тормышта бала, ана, килен булуын да истән чыгармыйк әле. Лилия Юраш авылының иң зур гаиләләренең берсенә килен булып төшә. Дус, тату гаилә Лилияне үз итеп, якын итеп кабул итә. Ул елларда әле каенанасы Нәсимә апаның көчле, гайрәтле чагы. Таза тормыш алып бара торган гаиләдә һәркемгә эш җитәрлек. Мал-туары, умартасы, олы, кече бакчасы һ.б. Бер-бер артлы кызлары - Ильзира, уллары - Инсаф туа. Алар да үсеп җитеп, кул арасына керә башлыйлар. Күмәк эш тау күчерә дигәндәй, олы эшләр туган-тумачалар белән берлектә "эһ" дигәнче башкарылып бетә. Зур гаилә табын артына җыела башласа, урын гына җиткереп бетер! Әнә шулай шау-гөр килеп яши бу гаилә.

Менә шундый мәшәкатьләр белән ярты гасыр гомернең үтеп китүе сизелми дә калган түгелме? Гомер юлдашы Ринат белән бер-берсен аңлап-санлап, хөрмәт итеп яшәгән Лилиянең бәхетенә сокланырлык. Гаиләдәгеләргә, бигрәк тә үз әнисенә, җил-яңгыр тидермичә, иң авыр вазыйфаларны үтәп барган, гаилә башлыгы дип аңа өмет баглаганнарның ышанычын, мәхәббәтен яулаган Ринатка рәхмәте, ихтирамы, мәхәббәте чиксез аның. Алар икесе дә бүгенге көндә балаларына үрнәк һәм олы терәк.

Кеше, минемчә, шәхси тормышта да, иҗтимагый планда да, әхлак өлкәсендә дә бердәй намуслы һәм вөҗданлы булырга тиеш. Бу төшенчәләрне бер-берсеннән аерып карарга һич ярамый. Бары тик рухи яктан чын саф, сабыр, түзем, намуслы, әхлаклы кешеләр генә фани дөньяда чын бәхетле була ала. Лилия ханым - нәкъ шундый шәхесләрнең берсе.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев