Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Ике гаилә балалар бакчасы ачылачак

Газета укучыларыбыздан балалар бакчасына чиратларның нинди тәртиптә баруы турында сораулар килә.

Бу проблеманың ничек хәл ителүе турында хәбәрчебез Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов белән әңгәмә үткәрде.

- Ривал Исмәгыйлович, бүгенге көндә балалар бакчасына чиратта ничә бала тора?

- Шәһәр һәм районда 44 мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе эшли, балаларның 81 проценты балалар бакчасына йөри.

1 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, электрон чиратта 2347 бала (1338е - 1,5 яшькә кадәр, 948е - 1,5 яшьтән 3 яшькәчә, 50се 3 яшьтән 7 яшькә кадәр) теркәлгән. Өч яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булып электрон чиратка баскан ата-аналарга балалар бакчаларыннан урыннар тәкъдим ителде. Әмма алар үзләре өчен уңайлы җирдән урын бушаганын көтеп, безнең тәкъдимнәрдән баш тартты. Шулай итеп, республика президенты күрсәтмәсе нигезендә өч яшьтән алып барлык балалар юлламалар белән тәэмин ителде.

- Чиратны киметү өчен нинди чаралар күрелә?

-Алабуга муниципаль районы башлыгы балалар бакчаларына чиратны киметү өчен заманча механизмнар куллану чараларын эшләргә кушты. Балалар бакчалары белән тәэмин ителешне тагын да арттыруны күздә тоткан муниципаль максатчан программаны тормышка ашыру максатыннан, соңгы өч елда балалар бакчаларында өстәмә рәвештә 165 урын булдырылды.

"Торак" федераль максатчан программа кысаларында 4-5 нче микрорайонда - 140, "Танайка-2" микрорайонында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү күз алдында тотыла.

-Алабугада гаилә балалар бакчалары булачакмы?

-Әйе, бүгенге көнгә аларны оештыру һәм эшләү тәртибе турында якынча нигезләмә расланган. Аның нигезендә ике айлыктан алып 7 яшькәчә өч-биш баласы булган күп балалы гаиләләр шундый балалар бакчалары ача ала. Мондый очракта ата-ананың кайсы да булса берсе муниципаль мәктәпкәчә учреждениегә эшкә алына һәм ул, хезмәт хакы, шулай ук балаларны ашату өчен продуктлар ала, тәрбияләү буенча аңа методик ярдәм күрсәтелә.

-Бу финанс ягыннан үз-үзен аклыймы соң?

- Мәктәпкәчә тәрбия формасын шул рәвешле үстерү беренчедән, гаиләгә файдалы, чөнки ул өстәмә матди ярдәм ала, икенчедән бюджетка да. Бу очракта, әйтик, яңа биналар төзү өчен бюджеттан зур акчалар тотарга кирәк түгел.

Бу фикерне хуплап алучылар да бар инде. Якын арада Алабугада тәҗрибә мәйданы сыйфатында ике балалар бакчасы ачылачак һәм алар мисалында мәгариф идарәсе мондый мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре эшчәнлегенә бәйле барлык мәсьәләләрне ахырына кадәр эшләп бетерергә ниятли.

-Эшмәкәрләрнең балалар бакчалары ачуга керткән хезмәте ничек стимуллаштырыла?

- Әйтик, файдаланылмый торган балалар бакчаларын килешү нигезендә бирү. Килешү төзү конкурсында җиңгән инвестор өчен төп шарт: бинаны үзгәртеп кору яки яңадан аякка бастыру, шулай ук бизнес-проектны гамәлгә ашыру нигезендә аларны үз билгеләнешләре буенча куллану.

Хәзер үк инде мәгариф идарәсе мондый килешү төзү өчен элеккеге 32 нче балалар бакчасын тәкъдим итәргә әзер. Килешү төзү механизмыннан файдалану аларны торгызырга һәм чиратларны шактый киметергә генә түгел, бәлки өстәмә эш урыннары булдырырга да ярдәм итәчәк.

Икенче бер юнәлеш - яңа салына торган йортларның беренче катында азкомплектлы балалар бакчалары торгызу. Алабугада торак төзүнең арта баруын күздә тотсак, мәктәпкәчә тәрбия бирүнең бу формасы бик нәтиҗәле булырга мөмкин.

Балалар бакчалары ачкан эшмәкәрләргә чыгымнарның бер өлешен яки аренда түләвен, яки балалар бакчасы өчен бина сатып алырга юлланган кредит процентлары буенча түләүләрне каплый алырлык субсидия бирелә.

-Үз балалар бакчаларын ачырга ниятләгән алабугалыларга һәм балаларын бакчага урнаштыру өчен чиратта торучы ата-аналарга кайда һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә?

-Мәктәпкәчә тәрбия бирүнең яңа формалары һәм механизмнарын, каладашларыбыз һәм инвесторлар фикерен истә тотып, алга таба эшләргә, камилләштерергә кирәк. Ата-аналар үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына 3-03-45; мәгариф идарәсенә 3-81-51 телефонына һәм lmc.Elb@edu.tatar.ru электрон адресына яки Алабуга шәһәре, Т.Гыйззәт урамы, 26 нчы йорт адресына юллый ала.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев