Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Мин татарча сөйләшәм

Безнең 5 нче мәктәптә "Мин татарча сөйләшәм" акциясен уздыру традициягә әйләнде. Бу акциядә барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. Укучыларның яшь үзенчәлеге исәпкә алынып, һәр сыйныф өчен аерым чаралар үткәрелде.

Алар төрле һәм бик кызыклы үтте. Бу чараларда башка фән укытучылары да активлык күрсәтте.

21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган стена газеталары чыгарылды, сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар үткәрелде.

Һәр сыйныфта "Мин татарча сөйләшәм" акциясе турында мәгълүмат бирелде. "Һөнәр иясе - хөрмәт иясе" исеме астында кибетләрдә, китапханәләрдә, чәчтарашханәләрдә халык белән аралаштык, һөнәрләр турында сөйләштек.

Өлкән сыйныфлар белән "Татарча да яхшы бел"дигән темага әдәби-музыкаль кичә үтте.

"Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне" дип аталган ветераннар белән очрашулар узды. Аларның өйләренә барып, йорт эшләрендә ярдәм итеп, телләр турында сөйләшүләр алып барылды. Моннан тыш "Син татар телен теләп өйрәнәсеңме?" дигән темага социологик сораштыру үткәрелде.

Активлык күрсәткән укучылар акциянең соңгы этабында билгеләп үтелде.

Мондый акцияләрне үткәрү - кирәкле һәм файдалы чара, чөнки татар телен өйрәнү масштабы киңәя, укучыларда гражданлык, туган телгә мәхәббәт хисе арта, телне өйрәнү теләге үсә. Укучылар арасында сәләтле балаларны барлау өчен дә бу чаралар бик мөһим.

Т.Трофимова

5 нче мәктәп, татар теле укытучысы

Рәсемдә: 3а сыйныф укуылары Айгөл Хәбибулаева һәм Виктор Болотов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250