Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Морт мәктәбе укучысы Илүзә Вәлиуллина республика олимпиадасында призер булды

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен унбер ел артта калып бара. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да мәктәп еллары алар өчен. Моңсу дим, чөнки туган мәктәпләре белән саубуллашыр көн якынлаша. Шатлыклы, чөнки алда үзенчәлекле яңа тормыш, югары уку йортлары, сикәлтәле хезмәт юллары...

Мәктәп еллары һәр укучы күңеленә матур хатирәләр, мәңге онытылмаслык мизгелләр белән кереп калачак. Ә быелгы чыгарылыш сыйныф укучысы Вәлиуллина Илүзәгә ул белем үрләрен яулау һәм лаеклы уңай нәтиҗәләргә ирешү белән истә булыр.

Әдәп, намус, акыл, белем, вөҗдан -

Татар кешесенең йөзе ул.

Якташ шагыйрәбез Дибәҗә Каюмованың бу шигъри юллары нәкъ Илүзәгә багышлап язылган диярсең.

Илүзә турында күп язарга була. Ә минем аның татар теле һәм әдәбияты белән тирәнтен кызыксынуына, ныклы ихтыяр көченә, сәләтенә тукталып үтәсем килә.

Илүзә кече яшьтән каләм тибрәтә: шигырь, әкият һәм хикәяләр иҗат итә. 2012 елны Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты оештырган "Мин туган телемдә сөйләшәм" иҗат бәйгесендә катнашып сертификат белән бүләкләнүе, Алабуга институты оештырган "Каурый каләм" иҗади конкурсында лауреат исеменә лаек булуы - моның ачык дәлиле.

Илүзәнең татар теле фәне белән кызыксынуы, тирән белеме 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларда татар теле фәне буенча районкүләм олимпиадаларда җиңү яулап, республика күләмендә дә үзенең көчен сынап карарга мөмкинлек бирде. Илүзә укытучылар һәм әти-әнисенең ышанычын аклап, Алабуга шәһәре һәм районының, туган мәктәбенең данын лаеклы яклады. Тырыш кыз призер исемен яулады.

Киләчәктә дә Илүзә алдына куйган максатларына ирешер, имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзе теләгән уку йортына керер, динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калуда үзеннән өлеш кертер дип ышанып калабыз. Илебезнең һәм телебезнең киләчәге, аның чәчәк атуы ышанычлы кулларда.

Рузилә Әхмәтҗанова,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Морт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев