Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Тормыш юлы мәктәптән башлана

5нче урта мәктәп укучылар өчен үз ишекләрен 1975 елда ачып җибәрде. Данлы традицияләргә нигез салучы А.Е.Жданович мәктәпнең беренче директоры итеп билгеләнә.

Аннан соңгы елларда Радик Фәйзуллин, Николай Гоголев, Валентина Рыбакова, Фирдәүсә Пестерникова һәркайсы төрле вакыт аралыгында мәктәп белән җитәкчелек итеп, уку йорты тарихында үз эзен калдыра.

Мәктәптә күп еллар эшләп, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән укытучыларны: К.Я.Поспелова, Т.Г.Андреевская, Т.А.Альшевская, О.Н.Быстрова, Т.А.Москвитина, З.С.Глухова, Л.И.Бочкарева, Л.М.Увина, Л.М. Тунгускова, О.Ф.Тонгузова, А.И.Тувенкова, З.П.Тарасова, Н.И.Сотонина, Е.Т.Семягина, А.В.Селиванова, А.Д.Пупышева, Л.Л.Нечаева, И.Т.Мухаметова, Н.П.Лапшина, А.И.Попова, Г.А.Чувашова, З.И.Елизова, А.А.Токарева, Н.А.Бондарева, З.П.Тарасова, Л.Г.Панкова, Л.В.Харитонова, Н.А.Самсонова, Е.И.Михеев, Т.И.Катасева, Р.Г.Ибраһимова, З.Г.Кадырова, Л.Ш.Обухова, С.А.Игнатьеваны бүген дә тирән хөрмәт белән искә алалар.

Хәзерге көндә мәктәптә балаларга 28 укытучы белем бирә. Шуларның 5се - югары, 14 укытучы беренче кваликацион категорияле, 2 яшь белгеч.

Технология укытучысы Л.Гусева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы С.Хәйруллина, химия һәм биология укытучысы Т.Игнатьева, башлангыч сыйныф укытучысы А.Хәмидуллина, информатика укытучысы О.Власова "Безнең яңа укытучы" һәм "Безнең иң яхшы укытучы" грантларына ия булды.

БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК

Мәктәп үз тарихында 38 мәртәбә үз укучыларын олы тормыш сукмагына озаткан. Алар арасында мәктәпнең горурлыгына әверелгән укучыларыбыз да бар:

Булат Гыйльфанов - Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның Бакый Урманче һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты. Аның картиналары Россия, Англия, Төркия, Германия, Япония, АКШ илләренең дәүләт һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. "Алтынчәч" сериясеннән бер репродукция мәктәпкә бүләк ителде.

Анжела Алешина - Россиянең спорт мастеры, кикбоксинг буенча дөньяның беренче хатын-кыз чемпионы, Европа чемпионатының бронза бүләген яулаучы.

Рамиль Бариев - бокс буенча спорт мастеры, 3 мәртәбә Россия чемпионы, бокс буенча 11 тапкыр ТР чемпионы, "Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт буенча отличнигы", халыкара категориягә ия булган хөкемдар.

Наталья Захарченко - КФУ филиалы Алабуга институтының биология факультеты деканы.

Ф.Гыймазетдинов - педагогия фәннәре кандидаты, Россия эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербургтагы хәрби институты доценты, полковник.

А.Мәҗитов - "Эссен Продакшн АГ" компаниясенең финанс директоры.

В.Епанешников - КФУ филиалы Алабуга институты инженерлык-технология факультетының һөнәри белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты, педагогик фәннәр кандидаты.

Югары белем алып, туган мәктәпләренә кире әйләнеп кайткан укытучылар да шактый: Татьяна Захарова, Татьяна Сәйфуллина, Людмила Әхмәтҗанова, Ольга Власова, Анна Зеленовская, Татьяна Игнатьева, Наталья Горбунова, Василий Долгов - әнә шундыйлардан.

МӘКТӘП МУЗЕЕ

Театр элгечтән башланса, мәктәпнең тарихы аның музееннан башлана. Үз тарихын белмәгәннең киләчәге дә юк. Музейны Нәсимә Халикова белән Анна Зеленовская оештыра. Мәктәп тарихына кагылышлы материаллар бөртекләп туплана барды. Аны җыюда барлык укытучылар, укучылар, элек мәктәптә эшләп лаеклы ялга киткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, ата-аналар, микрорайонда яшәүчеләр зур тырышлык куйды. Хәзер музейда берничә күргәзмә эшли, алар арасында мәктәп эшчәнлегенең беренче елларына, аның беренче җитәкчеләренә һәм укытучыларына, традицияләренә, ветеран укытучыларга багышланган экспозицияләр бар. Бөек Ватан сугышы башлангач, яраткан хезмәтеннән аерылып, 17 укытучы фронтка киткән: В.П.Свищев, С.Ф.Елизов, А.И.Трапезников, В.Н.Минеев, А.А.Дулалаев, П.К.Кондратьев, П.Г.Гущин, Г.М.Румянцев, Ш.Б.Билалов, Н.Д.Волков, М.П.Верховенко, Х.Ш.Мәҗитов, С.П.Прокудин, А.Е.Данилов, А.Д.Толокнов, С.Т.Кубышев, А.К.Бузов. Аларның истәлекләрен мәңгеләштерү максатыннан, мәктәп укучылары Хәтер Аллеясы утыртты.

Бүгенге укучылар алар белән хаклы рәвештә горурланалар, килгән кунаклар, әти-әниләр, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен музейда экскурсияләр үткәрәләр.

МӘРХӘМӘТЛЕ ЙӨРӘК

"Һәр көнне - игелекле эш" - бу "Мәрхәмәтле йөрәк" волонтерлар отрядының девизы булып тора. Отряд 2 ел дәвамында "Игелеклелек яки игелекле эшләр марафоны" муниципаль социаль проекты җиңүчесе. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Хәтер" проектын тормышка ашырган өчен отряд Бөтенроссия социаль-мәдәни фондының "Кайнар йөрәк" билгесе белән бүләкләнде. Беркемгә һәм бернәрсәгә дә битараф булмаган отряд турында белешмә "Кайнар йөрәк" Бөтенроссия Почет китабына кертелгән. Бу исә, 5нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.А.Шишкина, җитәкчелегендә игелекле эшләр башкаруда зур көч куйган укучылар А.Кашеварова, Е.Мокшина, Н.Кулыгина, А.Матвеева, А.Большакова, А.Фефелова, В.Бельских, Я.Липина, И.Петров, О.Бажанов, С.Галимова, А.Никишина, А.Захарова, А.Хәбибуллаева, Д.Габдрахманова, М.Лукианова кебек укучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе.

ТУРИЗМ

Мәктәптә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган: корт, чаңгы базасы, велотренажерлар залы, хореография залы, спорт мәйданчыклары эшли. Спортның бер төре булган туризм белән мәктәп укучылары 2011 елдан бирле шөгыльләнә. Укучылар белән үз эшенә чын күңелдән бирелгән укытучы Әлфия Хәмидуллина җитәкчелек итә. Аның укучылары бу юнәлештә һәрвакыт диярлек алдынгы урыннарны ала. 2013, 2015 елларда алар "Техноген шартларда коткару эшләре беренчелеге"ндә кубок яуладылар. Көзге, язгы туризм слетларында 1нче урыннарны, бирелгән юнәлештә спорт ориентлашу ярышында 2 нче урынны алдылар.

2014 елдан мәктәп белән Аркадий Трофимов җитәкчелек итә. Күпчелек башлангычларның, проект һәм акцияләрнең инициаторы да ул.

Шулай итеп, бүгенге көндә мәктәп коллективы хәзерге тормыш шартларына яраклашып, тормышта үз урынын таба алырдай балалар тәрбияләү юнәлешендә тырыш хезмәт куя.

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев