Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Ул Мәскәүгә барачак

Иске Юраш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, "Эковолонтер" клубы әгъзасы Гүзәл Хәбибуллина, үзенең укытучысы Ләйсән Сабирҗанова җитәкчелегендә "Алабуга районында бәрәңге игүнең инновацион технологиясе" темасы буенча фәнни эш башкарып, башкалабызга Бөтенроссия конкурсына юл алачак.

Экологик чиста һәм көндәшлеккә сәләтле авыл хуҗалыгы продукты - бәрәңге үстерү "2008-2012 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү" кебек максатчан программага керә. Шул нигездә 2010-2011 елларда Гүзәл баш агроном һәм "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" "Яңа Юраш" агрофирмасы җитәкчесе Хәлил Сабирҗанов кушуы буенча мәктәпнең өйрәнү-тәҗрибә участогында тикшеренүләр алып барды, тәҗрибәләр үткәрде. Ул "Биосил" һәм "Престиж" кебек препаратларның "Скарлет", "Романо", Невский"сортлы бәрәңгеләр уңышына нинди йогынты ясавын өйрәнде. Гүзәл экологик чиста һәм югары уңыш алу өчен, райондашларыбызга "Престиж" һәм "Биосил" препаратларын кулланып, шушы сорттагы бәрәңгеләрне үстерергә киңәш итә.

Октябрь башында Мәскәүдә үтәчәк "Юннат-2011" конкурсында сигез номинация буенча көч сынашачаклар. Гүзәл исә "Кырчылык" номинациясендә үз белемен күрсәтәчәк. Конкурста республикадан нибары биш укучы катнашуын исәпкә алсак, Гүзәл алдында үтә җаваплы бурыч торганын һәркем күз алдына китерә ала: ул бит Алабуга һәм Татарстан данын яклаячак! Әйтергә кирәк, узган ел Резеда Әхтәмова әнә шундый абруйлы конкурста үз проекты буенча икенче урынны яулап кайтып, президент гранты алуга ирешкән иде. Билгеле булганча, "Мәгариф" Гомумроссия программасы нигезендә конкурсларда җиңеп 1-2 нче урыннарны алган укучыларга президент гранты һәм дипломнар тапшырыла. Бу яшь талантларны үстерү һәм аларны фәнни-тикшеренү эшләренә тарту максатыннан эшләнә.

Гүзәл фәнни эше нәтиҗәләрен райондашлары белән дә уртаклашмакчы, чөнки ул кулланган "Биосил" үсү процессын көйләүче табигый экологик чиста препарат үсемлекләрнең авыруларга һәм табигать көйсезлекләренә каршы торучанлыгын арттыра.

"Престиж" колорадо коңгызы, тлә, трипслар һәм проволочницаның таралуына киртә булып тора. Корткычларга һәм авыруларга каршы уңышлы йогынты ясавы белән берлектә, үсеш процессында стрессларны җиңәргә булыша.

Ә хәзергә Гүзәл Мәскәүгә бару мәшәкатьләре һәм конкурска әзерлек эшләре белән мәшгуль. Аның Мәскәүдән җиңү белән кайтуын теләп калабыз.

Асия Әхтәмова, балалар экология-биология үзәге директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев