Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Яңа ел могҗизасы

Сез могҗизаларга ышанасызмы? Ә менә 9 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары чын-чынлап Яңа ел могҗизасын күрү бәхетенә иреште.

Нәкъ Яңа ел алдыннан безнең мәктәпнең 2 командасы ("Кар бөртекләре" - кызлар, "Җилкәннәр" - егетләр командасы") "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе уздыра торган "Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу тапшыруына чакыру алды. Ә программаның темасы - Яңа ел, Кыш Бабай белән Кар кызының барлыкка килү тарихы, башка төбәкләрдә бәйрәмне ничек, кайда каршылау турында иде. Бер мәктәптән ике команданың моңа кадәр әле көч сынашканы юк иде. Шуңа күрә безгә башкаларга караганда ике мәртәбә күбрәк көч куеп әзерләнергә туры килде. Кызларның да, егетләрнең дә сынатасылары килмәде. Егетләр командасы башта берничә балл белән алда барса да, капитаннар ярышында Алия кызлар командасын дөрес җаваплары белән тигез исәпкә тарта алды. Гомуми нәтиҗә: 22:22. Менә сиңа мә! Нәрсә бу? Әлбәттә, Яңа ел могҗизасы! Командаларның икесе дә җиңүче дип табылды. Бүре дә тук, сарык та исән, дигәндәй... Җиңүчеләр дә икәү, дуслык та бетмәде. Әле без "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры И.Ю.Әминов, тапшыруны алып баручы Марсель һәм компаниянең башка хезмәткәрләре белән дуслашып та кайттык, студия үзе дә безнең укучыларда зур кызыксыну уятты. Укучыларның үз-үзләрен бик әдәпле тотуы, белем ягыннан да сынатмаулары телевидение хезмәткәрләрен шаккатырды, дисәм дә артык булмастыр. Ә тапшыруны без телевизорлар аша кышкы каникуллар вакытында бик рәхәтләнеп карадык. Менә шулай итеп без Казанны да яулап кайттык!

Гөлшат Мәхмүтова

9 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250