Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Яхшы күңелле мәктәп

2015 елда 6 нчы мәктәп үзенең 35 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бу вакыт эчендә күп үзгәрешләр, яңалыклар, сөенеч-куанычлар булды. Алар барысы да, балалар мәктәпне икенче туган йортлары итеп хис итсен, мәктәптә җылылык, шатлык, җанлылык, тыныч рухи халәт урнаштыру өчен эшләнелә, әлбәттә. "Яхшы күңелле мәктәп, укучы әйләнә-тирә белән гармониядә" - коллектив...

Кичә, бүген, иртәгә...

Тәҗрибәле мөгаллимнәр коллективы укучыларда тәрбиялелек һәм җаваплылык, социаль теләктәшлек, креативлык, бәйсезлеккә омтылу, иҗади а җәмгыятьтә таләп ителгән сыйфатларны формалаштыруны төп максат итеп куя.

1980 елда шәһәрнең яңа төзелеп килүче 6нчы микрорайонында мәктәпнең беренче директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны О.Д.Лукина тырышлыгы белән 30 сыйныф-комплектка исәпләнгән яңа мәктәп сафка бастырыла. Г.А.Ханбекова, Л.И.Созутова, З.Д.Салеева, Л.А.Полтанова, Л.Н.Сабанова, И.В.Макурина һәм тагын башка бик күп укытучылар мәктәпнең "алтын фонд"ын тәшкил итә, аларның исемнәре мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән уелган. Аларның тәҗрибәсе һәм белеме ярдәмендә мәктәп социалистик ярышларда җиңүчеләр рәтенә чыга, коллективка 7 тапкыр күчмә Кызыл байрак тапшырыла.

1981 елдан мәктәп белән җитәкчелекне үз кулына алып, 35 ел буе аның алыштыргысыз директоры булып эшләгән Юрий Ларионов мәктәп үсешенә зур көч кертә. 2016 елдан мәктәп белән яңа директор - Татьяна Николаевна Хайдукова идарә итә.

Бүген мәктәптә 44 педагогик хезмәткәр эшли. 6 укытучы югары, 20се 1нче квалификацион категорияле.

Алар арасында Россия Федерациясенең гомуми белем бирүче Мактаулы хезмәткәре бар, 4се РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы, 7се Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Белем бирүдәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, 2се Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы ияләре. 15 укытучының хезмәт кенәгәсендә нибары бер язу: "Эш урыны - 6нчы урта мәктәп". Бу мәктәпкә яшь белгечләр килми дигән сүз түгел. Соңгы елларда коллектив шактый яшәрде (35 процентка). Яшьлек мәктәпкә коллективны яңа җиңүләргә этәрүче яңалык, энергия алып килде.

Укытучыларның хезмәте Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү Стратегиясе кысаларында грантлар белән бәяләнә. 2011 елда "Иң яхшы укытучы" грантына 9 тәҗрибәле укытучы лаек була. Яшь укытучылар да сынатмый, укуларын тәмамлаган чорда "Безнең яңа укытучы" грантын Т.С.Гусева, Е.М.Крашева, Д.А.Евтеева, Ф.Ф.Кавиева, К.Ю.Филиппова алды.

Югары нәтиҗәләр

35 ел дәверендә мәктәп 5913 баланы олы тормыш юлына аяк бастырды, урта гомуми белем турында 1706 укучы аттестат алды, алар арасында алтын медальгә тәмамлаучылар саны - 41, көмеш медаль алучылар - 47.

Укучыларның мәктәптә алган тирән белемнәре БДИ нәтиҗәләренең югары күрсәткечләре һәм югары уку йортларына керүчеләр санының күп булуы белән исбатлана. "Белем бирүдә югары нәтиҗәләр өчен" дигән район урта мәктәпләре рейтингында 2014-2015 уку елы нәтиҗәләре буенча, 6нчы мәктәп өченче урында. Бу - чыгарылыш сыйныфларда эшләүче математика укытучылары С.С.Коновалова һәм Ә.Н.Минһаҗетдинова, рус теле укытучысы А.В.Малькова, җәмгыять белеме һәм тарих укытучылары О.В.Бурдина һәм И.В.Гурьева, физика укытучысы Л.З.Брылёва, биология һәм химия укытучысы А.А. Фирсоваларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Мәктәп Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының муниципаль һәм региональ этапларында уңышлы катнаша. Быелгы уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының региональ этабында тарих фәненнән -Арина Афанасьева (9нчы А сыйныфы), хокук фәненнән - Энҗе Зарипова (11нче А сыйныфы), технология фәненнән Аделя Артамонова (9нчы А сыйныфы) призлы урыннар яулый. Математикадан Дамир Усманов (8нче А сыйныфы), җәмгыять белеменнән - Айгөл Минһаҗетдинова (11нче А сыйныфы), Анна Фуженкова (10нчы А сыйныфы), Арина Афанасьева (9нчы А сыйныфы) яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Буыннар бәйләнешен саклап

Яңа шартларда элеккеге өстенлекле кыйммәтләрне саклау мөгаллимнәрдән киң күләмле һәм күп планлы эш программасын таләп итә, шуларның кайберләре аеруча ачык күзгә ташлана. Барыннан да элек, мәктәп образын, төп яшәү принципларын даими саклаган, шул ук вакытта 35 ел эчендә үзгәрешләр дә кичергән бердәм тере организм буларак формалаштыру мөһим. Бүгенге укучылар мәктәптә моннан 10, 20, 30 ел элек белем алган кешеләр, аларның идеаллары һәм кыйммәтләре турында белергә тиеш. Аларның үзләреннән алдагылар белән бәйләнеш тоюы әһәмиятле. Бу эштә укучыларга ил һәм мәктәп тарихының данлы чорларын чагылдыручы "Яшә һәм исеңдә тот" дип аталган музей ярдәм итә.

Мәктәп микрорайонның Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары белән тыгыз элемтәдә тора. Һәр ел саен Батырлык дәресләре, Парламент сәгатьләре, төрле акция һәм бәйрәмнәр үткәрелә. Укытучылар һәм укучылар күп еллар дәвамында ветераннар белән аралашып, иңгә иң куеп эшлиләр. Мәктәптә Алабуга районы ветераннар советының лекторлар төркеме даими рәвештә мәктәп директорлары, укучылар белән тантаналы очрашулар үткәрә. Очрашу-аралашу урыны итеп 6нчы мәктәп юкка гына сайлап алынмаган: биредә патриотик тәрбиягә аерым бер игътибар бирелә.

Төрле елларда мәктәптә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары О.Р.Лукина, П.Н.Архипов, А.К.Бузов, Н.Д.Волков истәлегенә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына мемориаль такта куелды. Моннан тыш, 6нчы мәктәпне тәмамлаган, Чечен сугышында террорчыларга каршы операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән кече сержант Е.Н.Пахомовга багышланган истәлекле такта куелды.

Мәктәп үзенең укучылары белән горурлана. Алар арасында тәвәккәл, фидакарь, акыллы, максатчан һәм тирән фикерләүче төрле һөнәр вәкилләре бик күп.

Мәктәпнең максаты - иҗтимагый җаваплы, үзләренең тамырларын хәтерләүче, социаль әһәмияткә ия булган эшләрне башкарырга әзер торучы шәхес тәрбияләү. Мәктәпнең уку-укыту һәм тәрбия бирү эшчәнлеге дөньяны үзгәртеп төзергә, аны тагын да матуррак, кызыклырак итәргә әзер торучы иҗади сәләтле укучылар тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев