Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Яшьнәп яши безнең Гөлнара

Һәр коллективта аның үзәгендә кайнаучы, аны җанландырып торган кешеләр була. 10 нчы мәктәптә дә андыйлар шактый. Бүген сүзем шуларның берсе турында.

Гөлнара Хөсәенова хезмәт юлын башлаганга да инде 15 ел узып киткән. Дөресен генә әйткәндә, татар телчеләре берләшмәсен аннан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Энергиясе ташып торган яшь белгеч буларак килеп кергән иде ул безнең арага. Узган еллар, әйтерсең, аңа яңа көчләрне өстәп кенә тора. Ул һәр эштә башлап йөрүче дә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе буларак, иң авыр эшләрне үз җилкәсендә күтәрүче дә. Өлкәнрәк буын вәкилләрен аның кыюлыгы, тәвәккәллеге жәлеп итсә, укучылары аны алар кебек тә фикер йөртә алганы өчен, яшьлеге, зәвыклылыгы өчен ярата һәм хөрмәт итәләрдер. Үз итмәсәләр, аның тирәсендә бөтерелмәсләр, хәтта малайлар да үзләренең күңел түрендәге иң яшерен хисләре белән бүлешергә ашыкмаслар иде. Һәр баланың йөрәгенә юл салу серләрен белә шул ул!

Күкрәп, яшьнәп, ашкынып яшәүчеләрдән Гөлнара. Гомеренең бер генә минутын да заяга уздырмыйдыр ул. Нинди генә авыр эшкә тотынмасын, һәрберсен зур җаваплылык, җитдилек, тырышлык белән башкара, шуңа күрә ул катнашкан һәр бәйге уңай нәтиҗәләр бирә. 2011-2012 нче уку елында Гөлнара "Иң яхшы укытучы" гранты иясе булган иде. Ә узган уку елы аңа шулай ук зур уңыш китерде. Үзе белән, вакыты, сәламәтлеге белән хисаплашып тормастан әзерләнүләр, йокысыз төннәр нәтиҗәсез узмады. Ул Россиякүләм "Туган тел" мастер-класс бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, мәктәбебез генә түгел, шәһәребез данын, республикага гына түгел,бөтен Рәсәйгә шаулатып кайтты.

Әлбәттә, Гөлнараның бу уңышларында мәктәп администрациясенең, хезмәттәшләренең, дуслары һәм фикердәшләре, гаиләсенең дә өлеше әйтеп бетергесез. Ләкин үзе дә дуслык кадерен белгән, ярдәмчел, ышанычлы булган кешенең генә тормышта терәк булырдай якыннары күп була бит!

Кош - канаты белән, кеше гаиләсе белән көчле. Гөлнара да зур терәге, яраткан кадерле кешесе, гомерлеккә сайлаган (бирсен Ходай) ире янәшәсендә - сөекле хатын, кызы Лиана өчен - газиз әни, якын дус һәм сердәш. Кар өстендә казан асып аш пешерердәй, кулларыннан гөл коючы уңган хуҗабикә дә әле ул. Һәр нәрсәгә өлгерә, яшь кенә булса да бөтен эшнең кадерен дә, тәмен дә белә торган кешеләр бүгенге көндә "аяк астында аунап ятмый"!

Диләрә Рамазанова,

10 нчы урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев