Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Юлларына гөлләр сибәр идек...

Без балаларга биргән белем һәм тәрбияләре өчен укытучыларны хөрмәтләргә күнеккән. Ә бит сабыйларыбызны әйләнә-тирә дөнья белән таныштыручы, аларны кешеләр белән аралашырга, дуслашырга өйрәтүчеләр - балалар бакчасы хезмәткәрләре. Тәрбиянең нигез ташы да балалар бакчасында салына. Минем бүген шушы игелекле һөнәр остасы булган Алабуганың 27 нче номерлы "Миләшкәй" балалар бакчасында 23 ел...

Чын тәрбияче нинди булырга тиеш дисәләр, ул тәрбияләгән балаларның ата-аналары һич икеләнми: "Безнен Зарифа Җәгъфәровна кебек!",- дияр. Һәр балага үзенчә якын килеп, әти-әниләр белән уртак тел табып эшли белә Зарифа Мирхәйдәрова. Сабыр, гадел, таләпчән, әниләр кебек йомшак, ягымлы булганы, ә иң мөһиме - балаларны бик яратканга аны һәркем хөрмәт итә.

Зарифа Мирхәйдәрова Алексеевск районы, Урман асты Шунталы авылында туган. Әтисе балта остасы, әнисе колхоз эшендә булган авыл баласының эше тавык чүпләп бетермәслек булуы беркемгә дә сер түгел, йорт эшләрен башкару, үзеңнән кечерәк балаларны карау, әнигә булышу һ.б. Зарифа Җәгъфәр кызы да кечкенәдән хезмәт яратып, эш рәтен белеп үсә. Шуңа да хәзерге заманның "компьютерга береккән" балаларын иң беренче чиратта хезмәт сөяргә, китап яратырга өйрәтә, аларда хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли. Хәрәкәттә - бәрәкәт дип үстерә ул аларны, шуңа да аның төркем балалары һәрчак ни белән булса да шөгыльләнә, нидер өйрәнә.

Зарифа Җәгъфәр кызының эштәге уңышлары - озак еллар буе тупланган хезмәте нәтиҗәсе. Ул 1982 елда Чистай педагогика училищесын тәмамлаганнан бирле балалар дөньясында кайнаша, аларга тәрбия, белем бирә.

Шушы көннәрдә Зарифа Җәгъфәр кызының гомер бәйрәме. Нәкъ менә узган елларга, эшләнгән эшләргә карап нәтиҗәләр ясар вакыт... Ә Зарифа Мирхәйдәрованың узган юлына бары ак чәчәкләр тезәрлек. Тормыш иптәше Индүс белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстереп, күзле-башлы иткәннәр. Уртак куанычлары - оныклары Кәрим үсеп килә... Сокланмый ни диярсең!? Алга таба да шулай матур яшәргә язсын үзенә. Бакчага йөрүче балаларның һәр көне шатлыклы булсын. Сабыйларның самими яратуы, әти-әниләрнең хөрмәте, хезмәттәшләренең соклануы һәрчак юлдаш булсын. Сәламәтлек, уңышлар, эшегездә сабырлык, гаиләгездә иминлек телибез.

Әти-әниләр исеменнән

Л.Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев