Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында татар мәдәнияте фестивале узды

Халык сәнгате, традицияләре белән якыннан танышу, бәйрәмнәрдә катнашу балаларны рухи яктан баета һәм халкың белән горурлану хисләре тәрбияли, аның тарихына, мәдәниятенә кызыксыну уята.

Баланы милли көнкүрешкә, сөйләмгә, җырларга өйрәтү, халык йолаларын югалтмыйча саклау — кече Ватаныбызга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә төп этәргеч көч булып тора. Шул максаттан, 20 май көнне «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында тантаналы рәвештә Татар мәдәнияте фестивале узды. Мәктәптә көне буе бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бу чарада барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар һәм әти-әниләр тырышлыгы белән әзерләнгән татар милли ризыклары күргәзмәсе оештырылды. Укучылар татар халкының борынгыдан килгән милли ашлары — чәк-чәк, бавырсак, кош теле, өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия турында сөйләделәр һәм аларны пешерү серләре белән таныштырдылар.

Фестивальнең икенче өлешендә һәр сыйныф сәхнә түрендә татарча күмәк җыр һәм бию башкарды. Сәхнәләштерү белән үрелеп барылган чыгышлар, шулай ук заманча татар җырлары тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Әлбәттә, зур осталык һәм җаваплылык белән башкарылган чыгышларны бәяләү жюри әгъзаларына җиңелләрдән булмады. Нәтиҗәдә, Гран-при, 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннар, шулай ук «Ел ачышы», «Иң шәп сәхнәләштерү», «Иң дус сыйныф», «Иң бердәм сыйныф», «Иң дәртле чыгыш», «Иң текә чыгыш», «Иң тырыш сыйныф», «Иң сөйкемле чыгыш», «Иң мәгънәле чыгыш» номинацияләре дә билгеләнелде. Җиңүчеләрне бүләкләү, уңышларны һәм нәтиҗәләрне билгеләү уку елының йомгак линейкасында узды. 

Айгөл Әхмәтшина,
«Адымнар-Алабуга» мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев