Алабуга нуры

Алабуга районы

ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Имтиханнар якынлаша

Быел Татарстанда 21 мең 773 укучы 11 нче сыйныфны тәмамлый. Аларга имтихан тапшыру өчен 110 сынау бирү пункты эшләячәк.

Узган елгы тәр­тип бо­зу­лар­ны исәп­кә алып, бы­ел җә­мә­гать кү­зә­тү­че­лә­ре­нең дә са­нын арт­ты­рыр­га ни­ят­ли­ләр. Сүз уңа­ен­нан, бы­ел җә­мә­гать күз­әтү­ен­дә мә­га­риф­кә кат­на­шы бул­ган ке­ше­ләр кат­на­ша ал­мый. Уз­ган ел әле ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­ла­ры­на урыс те­лен­нән им­ти­хан­да кат­на­шыр­га рөх­сәт ит­кән­нәр иде. Бо­лар­ның һәм­мә­се ха­кын­да да БДИ­гә ба­гыш­лан­ган мат­бу­гат сөй­лә­шү­ен­дә ТР мә­га­риф һәм фән ми­нист­ры урын­ба­са­ры Люд­ми­ла Ног­ма­но­ва сөй­лә­де. Ел са­ен мә­рә­кә ту­ды­ра тор­ган бу им­ти­хан­да бы­ел нин­ди үз­гәреш­ләр кө­те­лә соң? Мо­ңа ка­дәр зур таш­ла­ма­лар­дан фай­да­лан­ган Бө­тен­ру­сия фән олим­пи­а­да­сы җи­ңү­че­лә­ре бы­ел­дан ба­ры тик бер уку йор­ты­на гы­на им­ти­хан­сыз ке­рә ала­чак. Кал­ган дүрт вуз­га ул им­ти­хан нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча ка­бул ите­лә. Әгәр бер үк ке­ше биш вуз­да өчәр бел­геч­лек­кә им­ти­хан­сыз ка­бул ител­гән оч­рак­та, бу баш­ка­лар­ның хо­ку­кын бо­зу бу­ла­чак ­дип исәп­ли ми­нистр урын­ба­са­ры. Та­гын бер яңа­лык - им­ти­хан тап­шы­ру­чы уку­чы: "Мин сы­нау би­рү шарт­ла­ры, нор­ма­ла­ры һәм үз хо­кук­ла­рым бе­лән та­ныш­тым", - ди­гән бе­леш­мә­гә кул куя. Шу­лай итеп, им­ти­хан­ның төп эта­бы 28 май­дан 21 июнь­гә ка­дәр дә­вам итә­чәк. 11 нче сый­ныф­лар исә 1 март­ка үз­лә­ре­нең кай­сы фән­нән сы­нау би­рә­чәк­лә­ре ха­кын­да га­ри­за­лар тап­шыр­ды ин­де. Им­ти­хан­нар­ның өс­тә­мә - икен­че дул­кы­ны да бу­ла­чак. Ул 7 - 17 июль­дә үтә­чәк. Элек ан­да бе­рен­че тап­кы­рын­да би­рә ал­мау­чы­лар ка­бат им­ти­хан тап­шыр­са, хә­зер ин­де ур­та һө­нә­ри уку йор­ты сту­дент­ла­ры һәм ба­ры тик хә­лит­кеч сә­бә­бе бул­ган­нар гы­на кат­на­ша ала.

9 нчы сый­ныф­ны тә­мам­лау­чы­лар­ны да кай­бер яңа­лык­лар кө­тә. Бы­ел да алар дәү­ләт йом­гак­лау ат­тес­та­ци­я­сен ике төр­ле - тра­ди­цион һәм яңа фор­ма­да үтәр­гә хо­кук­лы. Төп фән­нәр - ма­те­ма­ти­ка һәм урыс те­ле - яңа фор­ма­да тап­шы­ры­ла. Ә та­тар те­лен­нән им­ти­хан төр­ле мәк­тәп­тә төр­ле­чә. Та­тар мәк­тә­бен­дә укы­ган та­тар ба­ла­ла­ры - яңа­ча тест фор­ма­сын­да тап­шы­ра, ә урыс мәк­тә­бе­нең та­тар сый­ны­фын­да уку­чы­лар дик­тант яки ин­ша яза, ә урыс мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры би­лет­лар яр­дә­мен­дә тел­дән им­ти­хан тап­шы­ра. "Та­тар те­лен­нән әк­рен­ләп яңа фор­ма­да им­ти­хан ала баш­лау - уку­чы­лар­ның бе­ле­мен ачык һәм объ­ек­тив фор­ма­да тик­шер­ү их­ты­я­җын ка­нә­гать­лән­де­рү өчен ки­рәк, тор­мыш үзе шу­ны та­ләп итә", - дип сөй­лә­де Люд­ми­ла Ног­ма­но­ва.

Шу­лай итеп, ма­те­ма­ти­ка һәм рус те­ле, та­тар те­лен­нән ка­ла бү­тән юнә­леш­тә укыр­га те­ләү­че 9н­чы­лар бар­лы­гы биш фән­нән сынау тап­шы­рыр­га ти­еш бу­ла. Мә­сә­лән, хи­мик бу­лыр­га те­ләү­че урыс те­ле, ма­те­ма­ти­ка, та­тар те­ле, хи­мия, би­о­ло­ги­я­дән тап­шы­ра. Ә фи­зик-ма­те­ма­тик бу­лыр­га те­ләү­че им­ти­хан­ны рус те­ле, ма­те­ма­ти­ка, та­тар те­ле һәм фи­зи­ка­дан гы­на би­рә­чәк.

Ала­бу­га ра­йо­нын­да өч им­ти­хан алу пунк­ты эш­лә­я­чәк: 11 нче сый­ныф­ны тә­мам­лау­чы­лар өчен 6, 1, 9 нчы мәк­тәп­ләр­дә; 9 нчы сый­ныф­лар өчен 1, 4 нче гим­на­зия, 8 нче мәк­тәп­тә; мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ба­ла­лар өчен 3 нче мәк­тәп ба­за­сын­да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев