Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга мәгариф идарәсе башлыгы педагогларга ярдәм чаралары турында сөйләде

Алабуга районында укытучыларга ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән чаралар бар.

Автомобиль, торак арендасы өчен компенсация һәм балалар бакчасына ташлама. Алабугада педагогларга ничек ярдәм итәләр — бу турыда мәгариф идарәсе башлыгы Алена Балобанова белән сөйләштек.

— Алена Сергеевна, гомумән, мәгариф учреждениеләрендә кадрлар белән тәэмин ителеш нинди?

— Бүгенге көндә балалар бакчаларында педагогик кадрлар белән тәэмин ителеш 86 процент тәшкил итә. Мәктәпләрдә 50гә якын педагог кирәк, бу гомуми санның 8 проценты. Шәһәр һәм районда рус теле, математика, инглиз теле укытучыларына ихтыяҗ зур. Ситуацияне аңлау өчен һәр мәктәпкә ким дигәндә 1 педагог кирәк.

— Узган ел ничә яңа укытучы эшли башлады?

— 2025-2026 уку елында без 11 яңа белгечне эшкә алдык: сигезе — мәктәпләрдә, өчесе — балалар бакчаларында.

— Яңа кадрлар җәлеп итү буенча нинди эш алып барыла? Белгечләргә ярдәм итү программасына нәрсә керә?

— Алабуга районында укытучыларга ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән чаралар бар. Алар арасында «Мобиль укытучы» гранты турында әйтергә кирәк. Ул 2021 елдан бирелә. Шундый ярдәм аркасында авыл мәктәпләренә эшкә бару өчен 6 укытучыга автомобильләр бирелде. Бу чарага муниципалитет казнасыннан 5 миллион сум акча тотылган. Тагын бер ярдәм чарасы — КФУның Алабуга институтында муниципаль бюджет акчалары исәбенә «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча белем алу мөмкинлеге. Бу мөмкинлектән 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 17 укучы файдаланды. Һәм 2026 елның 1 сентябрендә без әлеге программаның беренче җимешләрен күрәчәкбез − Алабуга институтын тәмамлаган 4 укучы башлангыч сыйныф укытучылары булып эшли башлаячак. 2025 елда 11 яшь педагог (бу институттан соң килеп, эш стажы өч елдан артмаган, 35 яшькә кадәр булган укытучылар) бер тапкыр бирелә торган 400 мең сум акча алган.

2026 елның 1 гыйнварыннан Алабуга районында мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренә ярдәм итүнең тагын 2 чарасы кертелде. Беренчесе — торак арендасы өчен 30 мең сум күләмендә компенсацияне каплау. Бу читтән килгән педагогларга кагыла. Мәктәпкәчә учреждениеләр өчен икенче зур ярдәм: балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр һәм техперсоналның балалары бакчага йөрсә, алар бакчага түләү өчен 50 процент компенсация алачак.

— Педагогларны бүләкләүнең өстәмә чаралары бармы?

— Бар. Мисал өчен, имтиханын 100 баллга тапшырган укучыны әзерләгән өчен укытучыга 500 мең сумлык грант бирелә. Бу — район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән булдырылды.

— Уку йортлары инфраструктурасын модернизацияләү өчен нинди адымнар ясала?

— Ел саен мәгариф системасы инфраструктурасын модернизацияләүгә республика һәм шәһәр бюджетыннан акчалар җәлеп ителә. 2025 елда җирле бюджет хисабына 1 нче «Милли мәгариф үзәге» гимназиясе ремонтланды. Ә мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасы буенча Танайка урта мәктәбенең азык-төлек блогы җиһазландырылды һәм ремонт ясалды. Бу максатларга 25 миллион сум акча тотылды.

2026 елда 1 нче мәктәп һәм Бехтерево урта мәктәбе төзекләндереләчәк. Алар икесе дә капремонт буенча федераль программага кертелгән. 1 нче мәктәпне ремонтлауга һәм җиһазлауга — 38 миллион, Бехтерево мәктәбен ремонтлауга һәм җиһазлауга 66 миллион сум тотылачак. Моннан тыш, быел җирле бюджет хисабына 10 нчы күппрофильле лицейда капиталь ремонтның икенче этабы үткәреләчәк. Бинаны эчке яктан бизәү, кабинетларны заманча җиһазлау планлаштырыла. Беренче этап узган елда үтте. Бүлеп бирелгән 93 миллион сумга тулысынча фасад ремонтланды, тәрәзәләр, түбә алыштырылды.

— Шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем бирү сыйфатын сез ничек бәялисез. ОГЭ, БДИ, олимпиадалар. Алар буенча динамика нинди?

— Әлбәттә, уку йорты нәтиҗәлелегенең төп критерийлары булып ОГЭ, БДИ, олимпиада күрсәткечләре һәм педагогларның һөнәри осталык конкурсларында катнашуы тора. Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча районда БДИның уртача баллы бөтен күрсәткечләр буенча гомумроссия уртача баллыннан артып китте, 9 фән буенча ул республиканыкыннан югарырак. Рус теленнән уртача баллның кимүе бөтен Татарстанда күзәтелә. Бу юнәлештә без җитди эшлибез: республика тренерларын җәлеп итәбез, ресурс үзәкләрендә эшне оештырабыз. 2025 елда Алабуга химия һәм биологиядән әзерлек сыйфаты буенча беренче унлыкка керде һәм «Үсеш территориясе» буларак билгеләп үтелде. Бу фәннәр буенча уртача балл гомумроссиянекеннән шактый югары. Дүрт укучының химия буенча йөз балл җыюы әзерлекнең югары дәрәҗәсен раслады.

— Белем бирү сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге буенча районның кайсы мәктәпләре алдынгы?

— Иң яхшылар арасында Инженер-технологик лицей, «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы һәм 1 нче гимназия − Милли мәгариф үзәге.

— Әңгәмә өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев